Саба таңнары

Нәниләр дөньясында кайнап яши

Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә, әни кебек үзе мөлаем. Зирәк сүзен кызганмаган бу дөньяда бар соң кем тагын?

Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк һәм җаваплырак вазыйфа юктыр бу дөньяда! Тәрбияче - баланың якын дусты, булышчысы, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүчесе. Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Гүзәл Сәхиулла кызы Садыйкова да нәниләр арасында кайнап яшәве белән бәхетле. Аны бу җаваплы эшенә тәрбияче һөнәренә, балалар дөньясына мәхәббәт, кече күңеллелеге алып килгән.

1971 елның алтын көзендә Әминә апа белән Сәхиулла абыйларның беренче сабыйлары булып дөньяга аваз сала ул. Күңелле балачак, мавыктыргыч мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә.1986 елны Иске Мичән урта мәктәбен тәмамлагач, әнисе сукмагыннан Арча педагогия училищесына укырга юл тота. 1990 елда дипломлы белгеч булгач, Мичән башлангыч мәктәбенә эшкә билгеләнә. Гүзәл апа шул ук елны Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм алга таба эшен югары белемле педагог буларак дәвам итә. 2011 елда Мичән башлангыч мәктәбе ябылу сәбәпле, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә күчә һәм бүгенге көндә әлеге бакчага мөдирлек итә. Гүзәл ханымның 31 еллык педагогик стажы бар, авылда абруе зур, олысы да, кечесе дә үзен бик хөрмәт итә.

undefined

Шәхси тормышына килгәндә, Гүзәл ханым 1992 елны авылдашы Әлфәт абый белән кавышып, төп нигезгә килен булып төшә. Алар авылда үрнәк гаилә булып, әти-әниләре белән бер нигездә гомер иттеләр һәм өлкәннәрне кадерләп, хәер-фатыйхаларын алып, соңгы юлга озаттылар. Әлфәт абый белән ике бала - бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Салават гаилә корып, тормыш иптәше Эльвира һәм улы Аяз белән төп нигездә, үзләре белән яшиләр. Кызлары Зилә, укытучылар династиясен дәвам итеп, Симет урта мәктәбендә балаларга белем бирә.

Гүзәл апа бүгенге матур тормышыннан канәгать булып яши, көн дә яраткан эшенә ашыга. Балаларыбызны ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Сабыйларыбыз да апалары янына барырга ашкынып торалар. Балалар бакчасы өй шикелле ямьле, тәрбияче апа - әти-әни кебек якын булганда гына үзенә җәлеп иттерә ала. Сабый күңелен алдалап булмый. Баланың үзе киенеп-хәстәрләнеп бакчага җыенуы һәм бер мәшәкатьсез калуы – без әти-әниләр өчен зур куаныч. Ул гына да түгел, тәрбияче апабызның гел яшьлек чибәрлеген җуймыйча, үз-үзен карап, балалар янында матур булып йөрүе дә сокландыра безне. Чөнки сабыйлар гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар. Гүзәл апабыз алга таба да шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәллеккә, матурлыкка өндәүче булып калсын иде!

Чулпан Мөбарәкова. Яңа Мичән авылы.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: