"Укытучымның якты рухы алдында бүген дә башымны иям..."

Мин 1984 елның 1 сентябрь иртәсендә Югары Симет башлангыч мәктәбенең әзерлек сыйныфына укырга кердем.
Мине анда ягымлы ачык йөзле укытучы апам каршы алды, тактага "Әти", "Әни","Мәктәп" дигән сүзләр язды. Безнең өчен күңелле көннәр башланды.Укырга, язарга өйрәндек. Ә аннары бергәләп " Әлифба бәйрәме" үткәрдек. Бердәм гаилә булып яшәдек, кызыклы экскурсияләр тормышыбызны тагын да ямьләндерде, балачакның бәхетле мизгелләренә шатлык өстәде.
Еллар үтте, мин дә үстем. Иҗекләп укыган чаклар артта калды. Беренче укытучым Гөлсәхрә Шәйхуллинаның авыр һәм бормалы тормыш юлын хәзер өлкәннәр күзлегеннән чыгып бәялим.1942 елның 23 гыйнварында, авыр сугыш елларында туган Гөлсәхрә апа әнисе Һәдия белән тормыш авырлыгын бергә җиңә. 1948 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә һәм 1956 елда 7 классны тәмамлап, Сабада урта белем ала. Аннары Түбән Симет авылына укытучы итеп эшкә җибәрелә. 1972 елдан башлап Югары Симет мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә Гөлсәхрә апа.
Хөрмәтле укытучым бүген җир йөзендә юк инде, яман чир аны бик тиз алып китте. Аның турында мин бик аз беләм, нинди мактаулы исемнәре барлыгын белми калдым. Шул күңелемне борчый, тынгылык бирми. Сыйныфташларымның күбесе югары уку йортларына, техникумнарга укырга керде. Биш кызның өчесе педагог һөнәрен сайлады. Бүген дә икесе укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Билгеле, бу һөнәргә мәхәббәт мәктәп елларында укытучыбыз рухы аша бөреләнгән.Чыннан да, Арча педучилищесына укырга керүемә һөнәри юнәлеш биргән кеше -Гөлсәхрә апа Шәйхуллина. Аның якты рухы алдында бүген дә башымны иям. Шәмәрдән лицеенда укучыларга тарих фәне укытам, дөрес һөнәр сайлавыма сөенәм.
Энҗе Галиуллина.
Шәмәрдән лицее тарих укытучысы.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 16:03Иске Икшермә авылында яшәүче Хәдия Камали кызы Сафина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Хәдия Сафина Әтнә районында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1952 елдә кияүгә чыгып, озакламый Челекен шәһәренә күчеп китәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1996 елда Иске Икшермә авылына кайтып төпләнәләр.8000
-
17 май 2022 - 15:07Сабада купфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарыла Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә. Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде.6000
-
17 май 2022 - 14:00Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин 18 май көнне көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +10..+15 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.6200
-
17 май 2022 - 13:48«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.7400
-
17 май 2022 - 12:59Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.14000
-
17 май 2022 - 11:53Югары Симет авыл җирлеге “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты “Хәтер бакчасы " акциясендә катнашу8400
-
17 май 2022 - 11:00Байлар Сабасында җәяүлеләр кичүе яңартыла Җәяүлеләр өчен Байлар Сабасы бистәсендә барлык уңайлыклар тудырылган. Һәрдаим тротуарлар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Бу көннәрдә исә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары тәртипкә китерелә.7500
-
17 май 2022 - 09:41Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.19400
-
17 май 2022 - 09:03Сабабаш авылында яшәүче Шаманова Ризәлә Галләм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 2022 елның 15 маенда Сабабаш авылында яшәүче тыл ветераны Шаманова Ризәлә Галләм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.11900
-
17 май 2022 - 08:2117 майга һава торышы һәм ай календаре 17 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, төнлә урыны белән. кайбер районнарда яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез – +12..+17 градус.7900
-
16 май 2022 - 15:51Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды 13май көнне Лаешта «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.17900
-
16 май 2022 - 15:48Шекше авыл җирлегендә кыяр үстерү «Яшел үлән» теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә17900
-
16 май 2022 - 14:56Юлбат һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр 13 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәреп, «Ак калфак» клубы әгъзаларын яңа китаплар белән таныштырдылар.16000
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
2 май 2022 - 21:08Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
-
1 май 2022 - 08:15Сабайда йомырка жыю йоласы балаларны шат итте
-
14 май 2022 - 07:27Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды 2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.44300
-
15 май 2022 - 07:56"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә катнашкан яшь йолдызларыбыз Саба сәхнәсен балкытты [фоторепортаж] Район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучыларның зур гала-концерты булып узды.37000
-
14 май 2022 - 14:4315 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның " Күз нурларым" спектаклен кабатлап күрсәтте. Тормышчан театрны карарга районыбызның яшь гаиләләре, егетләр-кызлары, гомумән, яшь буын чакырылган иде.32200
-
15 май 2022 - 11:14Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.31800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика