Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

68 елдан соң...

Тимершык авылының өлкән буын кешеләре хәтерлиләрдер, авыл уртасындагы күпернең Миңгәр ягыннан кергәндә сул тарафтагы икенче йортта Газизҗан абый белән Саҗидә апа гомер иттеләр.

Бу мәкаләнең авторы Илфат Газизҗанов безнең арада юк инде. Языласы һәм язылып бетмәгән шигырьләре генә калды. Аның газета укучылар игътибарына тәкъдим ителгән каралама хәлендәге язмасын редакциягә апасы тапшырды. Илфат Украинага барыр алдыннан редакциядә берничә мәртәбә булды һәм юлга чыгар алдыннан: "Сәфәрем турында булачак язмама урынны зур итеп бирерсез"- дип тә шаярткан иде. Кызганычка каршы, мәкаләсен үз куллары белән алып килергә өлгерә алмый калды. Күрәсең, ул әле аны тагын да тулыландырырга, камилләштерергә ниятләгән булгандыр. Әмма ниятен тормышка ашыра алмады. Илфат Газизҗановның газета укучылар игътибарына тәкъдим ителгән язмасы аның якты рухын тагын да яктыртсын иде.

Тимершык авылының өлкән буын кешеләре хәтерлиләрдер, авыл уртасындагы күпернең Миңгәр ягыннан кергәндә сул тарафтагы икенче йортта Газизҗан абый белән Саҗидә апа гомер иттеләр. Ябык йөзенә килешеп торган нәни генә ак сакаллы, какча гәүдәле бу бабайны авыл халкы үз итеп, Гайҗан бабай дип эндәшә иде. Ул вакытта зур авылда умарта тотучы ике-өч кешенең берсе булгангамы, без, бала-чагалар, аны бал бабай дип йөртә идек. Үз гомерендә күп сугышларны кичергән Газизҗан бабайның: "Мин сугышта әфичәрләргә пилмән пешерә идем",- дип сөйләгәнен дә хәтерлим. Бабай минем әнинең әнисе Шәмсенур әби белән бертуганнар булганлыктан, әни белән аларга еш бара идек. Бабай 1972 елда вафат булды. Аның су буенда утырткан тупыллары бүген инде кеше колачы җитмәслек хәлдә болытларга тия язып утыралар.

Бабайның алты балага (Хан, Банат, Фатыйма, Шәмсекамәр, Бибинур, Рәхимҗан) әни булган беренче хатыны Шәмсурый әби 1936 елда 56 яшендә үлеп киткән. Шуннан соң бабай Минзәлә ягыннан өч балалы (Васил, Җәүдәт, Мәсхүдә) Саҗидә әбигә өйләнгән. Ватан сугышында әлеге йорттан өч егет - Хан, Рәхимҗан, Васил яу кырында ятып калганнар. Аларның исем-фамилияләре авыл уртасындагы обелискта да язылган, "Хәтер" китабына да кертелгән. Хан абый немецларга әсирлеккә төшеп, күп газаплар кичергән. Бу хәлне үзе күргән тоткын сөйләве буенча, алар алдына фашист, мә, ашагыз, дип чиләге белән солы китереп куйган. Хан абый: "Әллә без хайванмы?"- дип чиләкне тибеп очырган. Фашист аны шунда ук атып үтергән.

Ә менә Васил һәм Рәхимҗан абыйларның сугышта хәбәрсез югалулары гына мәгълүм иде. Быел 17 мартта Тимершык авыл җирлеге Советына почта бер хат тапшыралар. Анда Украинаның Донецк өлкәсе Снежное шәһәре янында "Минус-Фронт" эзләнү отряды эзтабарларының бер кабердән Саба районы Тимершык авылында 1923 елда туган Рәхимҗан Газизҗан улы Газизҗановның медальоны табылуы турында язылган була. Бу хатны кулыма алгач, башта зур тетрәнү кичердем. Шул ук көнне башка электрон почта, аннары кесә телефоны аша эзләнү отряды җитәкчесе А.Дермайнер белән элемтәгә кердем. Ул мәетне (әгәр шулай дияргә яраса) җирләү датасын әйтте, мөмкинлек табып үзләренә килергә чакырды. Мин үз алдыма, һичшиксез, барырга кирәк дигән максат куйдым.

Бу урында бераз чигенеш ясап, язма өчен мөһим ачыклык кертәсем килә. Газизҗан бабайның Лесхоз бистәсендә гомер иткән кызы Шәмсекамәр апаның 1960 елда улы туа. Бабай Тимершыктан Лесхозга җәяүләп барып, төпчек улымның исеме югалмасын өчен, аңа Рәхимҗан дип исем куштыра. Медальон табылу хәбәрен ишетүгә, хәзер Казанда яшәүче шушы Рәхимҗан да: "Мин дә барам",- дип шунда ук ризалыгын бирде. Шулай итеп, 3 июльдә без поезд белән юлга кузгалдык. Ә 5 июль кичендә Донецк вокзалында Дермайнер үзе каршы алды. Икенче көне махсус билгеләнгән автобус безне кунакханәдән Кызыл Лиман шәһәренә алып китте. Иртәнге сәгать 10да шәһәрнең Масляковское зиратында матәм көе яңгырады. Аны сугыш чоры җырлары алыштырды. Зиратның бер урынына казылган зур кабер каршына 17 табут куелган. Яшел түбәтәйле ике татар агае аеруча игътибар үзәгендә. Донецкидан һәм башка шәһәрләрдән килгән журналистлар безнең белән әңгәмә үткәрәләр, фотога төшерәләр.

Ниһаять, митинг башланды. Башта шәһәр җитәкчеләре сөйләде, аннары безгә сүз бирделәр. Рәхимҗан абыйның сөякләре белән табылган гвардия значогын, медальон эчендәге визитканы, эзләнү барышында төшерелгән видеосюжетларны тапшырдылар. Аннары 197 сугышчының сөякләре салынган 17 табут җиргә иңдерелде. Шуларның өчесенең генә кем икәнлеге ачыкланган инде. Икесе Саратовтан һәм Одессадан булып чыкты. Җирле җитәкчеләр аңлатуынча, Сталин сәясәте буенча үлгәннәрнең киемнәре җыеп алынып, солдатларга киертелгән, медальоннар юк ителгән. Моны корбаннарның санын киметү өчен шулай эшләгәннәр. Медальоннарны немец солдатлары үзләре дә җыеп ала торган булганнар. Бәхеткә каршы, безнең Рәхимҗан абый кием белән күмелгән. Гимнастерка төймәләре һәм гвардия значогы моның ачык дәлиле.

Шулай итеп, без туганым белән әби-бабай кабереннән туфрак алып - Рәхимҗан абыйныкына, аныкын әби-бабайныкына салып, аларның рухларын очраштырдык. Донецк өлкәсе губернаторы һәм Кызыл Лиман шәһәре мэры безне бик җылы кабул итеп, вокзалга кадәр озатып та куйдылар. "Сезнең туганнар безнең киләчәк өчен кан коеп, шушы җирдә ятып калганнар. Без аларга мәңге бурычлыбыз",- диделәр алар күз яшьләре белән саубуллашып. Киләчәктә Масляковское зиратында корылачак һәйкәл-монумент ачылышына да чакырдылар.

Безгә әлеге сәфәргә барырга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка, Татарстан Президенты каршындагы газлаштыру фондының генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтовка, "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма директоры Фәрит Зариповка, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Саба районы җирле оешмасы җитәкчесе Тәлгат Нәҗмиевка, шәхси эшмәкәрләр Хурамшиннарга, Светлана Хәсәншинага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ИлфатГазизҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X