Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ак әбиләр - ак күңелләр алар, көн дә кыла ихлас догасын...

Җилкәләренә гомер буе авыр йөк салган, күпне күргән, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләп, ачлык-ялангачлыклар кичер­сә­ләр дә, күңелләре пакъ, мәр­хәмәтле, ихлас булып калган буын алар. Язмам шулар турында.

Ак әбиләр - ак күңелләр алар,

Көн дә кыла ихлас догасын.

Ак әбиләр саклап яши әле

Мең дәверлек халык кыйбласын.

Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Сүземне Үзбәкстанда туып, шунда  үскән Вәкилә ападан башлыйм. Ул Иләбәр  авылына үз якларында чуалышлар башлангач ике  кызы һәм оныгы белән кайтып урнашты.

Без аның турында 2004 елның көзендә ураза  вакытын­да “Иләбәр мәчетендә гарәп  графикасы һәм дин буенча башлангыч белем бирү дә­ресләре  оештырыла” дип бел­дерү язып элгәч кенә белдек. Шуннан аралашу башланды. Вәкилә апа үзебезнең имамыбыз Рушан Гыйльманов белән безгә дәресләр бирделәр,  намазга, уразада тәравих намазына өйрәттеләр. Иләбәр хатын-кызларына яулык яптырган, кулыбызга Коръән китабы тоттырган апаебыз ул безнең. Аның юл күрсәтүендә күбебез намазга басты. Вәкилә апа Рушаныбыз белән мәчет  яны лагере оештырды. Яшьрәк  вакытыбызда аларга без дә булыштык.  Лагерьларга йөреп аз булса да дога  өйрәнгән малайлар хәзер  инде  үзләре гаилә тормышы  корган  кешеләр. Алар үзләре мәчет  яны лагерьлары оештыралар. Быел  да бу эшкә Рүзәл Заһидуллин белән  Инсаф Әхтәмов  алынды.  Безне укучылардан имтихан   алырга  гына  чакырдылар. Бик яхшы  укытканнар. Чатнатып дога  әйтәләр, безгә “сөбханалла” дип  тыңларга гына  калды.

Вәкилә апа  авыл өчен  куанып  яшәде. Теләгән  кешегә  дәресләрне өендә дә бирде.

Бергә мәчет тормышын алып барган Рушан һәм кызлары тәрбиясендә яшәде. Соңгы елларда, догасын   калдырып,  ахирәткә  китеп барды. Мәчетебез  яши. Бишва­кыт намаз  яңгырап тора. Аллаһ  йортына  яшьләр дә, ир уртасы булганнар  да  йөри. Дәресләрне  мөгаллимәбез Рә­симә Рәхимова  алып бара.  Бе­лемле, таләпчән,  итагатьле, гадел  укытучы.  Үзебез дә, мәдрәсәләр бетермәгән олыраклар,  җитмәгән белемнә­ребезне барларга   мөгаллимәгә  йөрибез. Вәкилә апа  сызган юл гел туры, тузан кунмый, авыл гел  алга бара. Догабыздан  бер  дә  калдырмыйбыз Вәкилә Са­бир­җан кызын.

Әминә Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев