Ак яулыклы Мәхтүмә
Авылыбызның ак әбиләре турында язмалар циклын быел да дәвам итәргә булдым. Байтак алар. Авылдашларым да яратып укый икән. Бу юлы Эзмә авылында гомер иткән Мәхтүмә апаемны искә алам.
Элегрәк укытучы дипломы алган күпләгән кызларның язмышын юллама хәл итте. Алар эшкә җибәрелгән авыл егетенә кияүгә чыгып, шунда яшәп тә калдылар. Мин Эзмә мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнгәч, 5 ел Мәхтүмә апаларда фатирда тордым. Йортта аның улы Әнвәр һәм Заһидә әби бар иде. Ире Габделбарый сугышка китеп, яу кырында ятып калган. 1941 елда туган улы Мәсгуть абый читкә китеп яши иде. Кызы ике яшьлек чагында ук авырып үлгән. Сугыш башланганда Мәхтүмә апага 23 яшь булган. Мин аларда үземне өемдәге кебек хис иттем. Бер генә авыр сүз әйтүче булмады. Бергә эшләдек, бәрәңге утырттык, төбенә өйдек, алдык. Уен-көлкеле гаилә иде алар. Авыл кешеләре турында мәзәк хәлләрне дә күп тыңладым. Туган авылым Килдебәккә барып туганлашып, эне-сеңелләремне кунакка чакырып, күркәм холыклы булып яшәделәр.
Мин көндезләрен 5-6 сәгать дәрес бирәм. Классларда 38-39 бала. Сыйныфларда укучылар саны 41дән артса гына бүленә иде. Көндезләрен 38 баланың дәфтәрләрен тикшереп бетереп булмый. Кичке мәктәптә дә укытам. Арып-талып кайткач, төнге сәгать 1гә кадәр ут яндырып дәфтәр тикшерәм. “Сүндер утны!” дигән сүз ишетмәдем. Чаршау артында шыпырт кына йоклыйлар иде.
Ул вакытта әле йорт саен мунча да юк. Ә Мәхтүмә апаларныкы бар. Чишмә якын. Мунчага шау-гөр килеп, күрше-тирә дә яга иде. Кыш көннәрендә кич утырырга күршеләре Шәмсия, Кәримә апалар керә. Чиратлашып бер-берсенә йөриләр. Көзләрен бергәләшеп зур кисмәктә кәбестә тозлыйлар, каз йолкышалар. Кышкы озын кичләрдә кайтып керсәң, күршеләр җыелышып тозлаган кәбестә белән әрчелмичә пешерелгән бәрәңге ашап, чәйләп утырырлар иде. И, ул күңелле вакытлар! Хәзер берсе дә юк инде.
Биш ел укыткач, Эзмә егетенә кияүгә чыктым. “Ярый әле, кызым булмагансың. Өйдән чыгарып җибәрүе бик читен булыр иде”,– диде Мәхтүмә апа. Исән чагында Иләбәргә килеп (башка чыгып, йортыбызны күрше авылга салдык), хәлемне белеп, киңәшләрен биреп торды. Үзем дә каникулларда аларга туган йортыма кайткан кебек, берничә мәртәбә керәм. Килене Илсөяр дә, Әнвәр дә бик игелекле булдылар, куанып каршы алдылар, хөрмәтләп озаттылар. Хәзер ак яулыклы, көләч йөзле, бик чибәр Мәхтүмә апамны сагынып яшәргә калды. Андыйлар кешеләр онытылмый.
Әминә Усманова.
Иләбәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев