“Акча ярата” торган киленне үзгәртеп буламы?
Апамның улы хатыныннан аерылгач, икенчегә өйләнде. Балалары юк иде.
Апамның улы хатыныннан аерылгач, икенчегә өйләнде. Балалары юк иде. Икенче килен Миләүшә чибәр, яшь, гел елмаеп торгангамы, без аны башта бик яраттык. Әмма ул үзе бик “акча ярата” торган булып чыкты.
Әтисе хәмер белән “дус” булганлыктан, акчасыз гаиләдә үскәнлеге күренеп торса да, акчаны уңга-сулга санамыйча тотуына исең китәрлек Миләүшәнең. Киемнең иң кыйбатлысын алырга кирәк аңа. Өйдә ашарга әзерләү турында уйлап та карамый, әзер ризыкны “Бәхетле” кибетеннән сатып ала. Һәр айны тай массажына, косметик салонга йөри. Билгеле инде апаның улы хисабына. Ә Марсель акча җиткерә алмаганлыктан, өч җирдә эшли.
Безнең дә аңа карата караш үзгәрде. Билгеле инде яхшы якка түгел. Миләүшә моны сизә. Ләкин үзгәрергә уенда да юк. Хәтта тагын да “борынын күтәрә” башлады. Беркөнне апа үзенең туган көнен үткәргәндә гөбәдия чыгаргач: “Бәхетле”некенә җитми инде”, – дип куйды. Туганым үртәлде, билгеле. Әмма: “Анда да безнең кебек кешеләр пешерә инде”, – дип кенә куйды.
Беркөнне килене апага үзенең балага узуын әйтеп шатландырган. Күптән онык сөяргә хыялланган туганым: “Нинди бүләк бирим?” – дип сораган куанычыннан. “Кыйммәтле ташлы йөзек”, – дип җавап биргән Миләүшә. “Бер дә дөрес эшләгәмәгәнсең, апа, – дидем мин. – Озакламый ул сиңа кредитка машина алдыртыр. Бурычка батарсыңмы?”
Апа сөйләве буенча, Миләүшә 30 мең сум түләп, ниндидер курсларга (бизәнү белән бәйле дип аңладым) язылган булган. Имеш, алдагы көндә кирәк булырга мөмкин. Әмма нибары ике генә тапкыр барган анда. Күңелсез һөнәр икән дип әйткән. Йөрмәсә дә, акчасын кире кайтармаганнар.
Хәзер Миләүшә туасы балага туганнар (ягъни без) нәрсә бүләк итәргә тиеш дип план кора икән. Апа әйтә аны уртача бәядәге балалар караваты белән арба гына канәгатьләндерми ди.
Марсельнең күзе “томаланган”, мәхәббәттән “исергән”. Әле беркөнне апаның хәлен белергә дип аларга барган идем, Миләүшә ял йортына киткән булып чыкты. Үзе белән әнисен дә алган. Күңелсез булмасын өчен. Ә апа ял йортларының, санаторийларның ишеге кайсы якка ачылганын да белми. Ул гомере буе акча аз түләнә торган эштә хезмәт куйды. Ире дә мал артыннан кумады. Булганына шөкер итеп яшәделәр. Марсель югары уку йортын тәмамлап үз эшен булдыргач, шатланганнар иде. Беренче киленнәре бала таба алмаганына китеп барды. Өйдәге салкын карашны күтәрә алмады бугай ул. Айгөл балалар йортыннан тәрбиягә сабый алырга теләсә дә, Марсель риза булмады. “Чит кеше баласы кирәк түгел”, – диде.
Әллә апаны шул киленнәре каргап китте микән дип уйлыйм. Миләүшәне алар берничек тә үзгәртә алмаячаклар. Калган гомерләрен аңа хезмәт итеп яшәячәкләр. Әрсезлек – ярты бәхет диләр. Чыннан да шулай микән?
Лия ХАКОВА. Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев