Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җамалый абый сагындыра

Хәзерге заманада урамдагы машиналарның күп­легенә игътибар итүче кеше юктыр да. Ә без кечкенә чакта урамнан бик сирәк узалар, кышын бөтенләй күренмиләр иде алар.

Күп эш атлар белән башкарылды. Аларны узган гасырның 30нчы елларыннан башлап кына акрынлап техника алыштыра башлады. Сабага беренче тракторны Тимершык авылында 1900 елда туган Җамалый абый Җәләлетдинов алып кайта. Ул гаиләдә иң өлкән бала, аның дүрт сеңлесе һәм бер энесе була. Энесе Бөек Ватан сугышында Латвиядә хәбәрсез югала. Өлкән бала булганлыктан, өйдәге эшнең күп өлеше Җамалый җилкәсенә төшә. Ул 1929 елда, 30 гаилә белән берләшеп, ул вакытта тирә юньдә булмаган күмәк хуҗалык оештыручы да. Үз җирләрен берләштереп эшкәртеп, көзен мул уңыш җыеп алалар. Үзләреннән артканын хөкүмәткә саталар. Күмәк хуҗалык оешучыларның эш алымнарының чоры алга китеш икәнлеген күреп, аларга хөкүмәтебез бүләк итеп “Фордзон” тракторы бирә. Тимер юл белән Шәмәрдәнгә китерелгәч, тракторны ике ат сөйрәтеп Сабага алып төшә. Җамалый абый техниканы үзле­геннән йөртергә өйрәнә.

Күмәк хуҗалыклар оештырыла башлагач, аны “Фордзон”ы белән район үзәгенә чакыралар. Яңа барлыкка килгән МТСка тракторчылар өйрәтергә кирәк була. Шулай итеп, Җамалый абый бу һөнәрне үзләштерергә теләге булган ир-егетләрне Казаннан килгән механик Тихоновский белән “тимер ат”ны йөртү серләренә өйрәтә башлыйлар. МТСның конторасы хәзерге Тукай урамы 122нче йорт урынында була. Йортның урам ягында механик Тихоновский яши. Аннарын контора урамның каршы ягына иске пекарня урынына күчерелә. Районга үз йөреше белән 14 трактор кайта, аларны Овражная тыкрыгындагы йортлар урынындагы мастерскойда ремонтлыйлар. Тракторлар яңа оешкан күмәк хуҗалык басуларында эшлиләр. Җамалый абый районга беренче тәгермәчле тракторны да алып кайтучы. 1931 елда Өчнаратта яңа МТС оешкач, аны контролер-механик итеп җибәрәләр. Ул пенсиягә чыкканчы шунда эшли, аннан соң Сабага кайта. Күп еллар Карл Маркс исемендәге колхозда сыйфат контролеры, фуражер булып эшли. Мал туарны бик ярата, күп асрый. Урманда үзе чаба торган аланы да бар иде. “Трактор белән кайсы гына авылга барсаң да, олысы-кечесе чорнап ала, сораштыра, кызыксына. Бу тимер тавының ничек йөргәнен беләселәре килә иде”- дип ул чорларны еш искә ала торган иде ул. Хатыны Шәрефел апа да 9 ел тракторда эшләгән хатын-кыз. Ун балалары туып, иң олы улы, 92 яшьлек Минһаҗы хәзер Тимершык авылында яши. Аннан кала Әмире – Свердлау өлкәсендә, данлыклы көрәшче, Татарстан, Россия чемпионы Нәҗметдин – Казанда, бер кызы Дамирә һәм улы Вакиф – Сабада, ә кече кызы Әлфия Олы Арташ авылында гомер кичерәләр.

Җамалый абый үзенең техниканы яхшы бе­лү­ен күпләргә җиткерә алган. Күп еллар узса да, бу тарихны район кешеләре белергә бурычлы. Җамалый абыйны, район тарихында үзенең данлы эзен калдырган олы шәхесне зурлап һәм хөрмәт белән искә алабыз.

Муса Абдуллин.

Фото: https://pixabay.com | hpgruesen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев