Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ана белән сабырлык – янәшә..

Адәм баласы дөньяга сыналу өчен яратыла, дип язылган изге китапта. Кеше үз гомерендә күпме борылмалы юллар үтә, шатлык вә сөенеч, борчу вә сагыш тулы ничәмә-ничә көннәр кичерә. Тормыш аны үз суының дулкыннары белән төрле якка бәрсә дә, каршылыклар тудырып хәлен алса да, кеше һаман бирешми, ул эзләнә, ихтыяр көчен җигеп,...

Сабада 5 бала тәрбияләп үстергән, аларның һәрберсенә дөрес тәрбия, белем биргән ихтирамлы зат - Разыя ханым Заһидуллина яши. Инде 85 яшен тутырган ветеран оныгы Рамил һәм килене Альбина белән 4 баласы, 10 оныгы, 3 оныкчыгы өчен сөенеп, бәхетле Ана, әби булып гомер кичерә. Кызганычка каршы, 47 ел бергә тату гомер иткән ире Рәхмәтулла абый -2004 елда һәм дүртенче баласы, сөекле улы, гомере буе район газлаштыру системасында шофер булып эшләгән Рафаэле генә 2001 елда гүр иясе булдылар.

Язмыш тарафыннан күптапкырлар сыналса да, тормышына шөкерана кылып яши Разия апа. Бәхетен үз куллары белән төзегән дияр идем аны. Тормыш юлларында нинди генә авырлыклар күрсә дә, үзенең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалтмаган, яшьтән үк көчле, түземле булырга өйрәнгән. Ачык йөзле, тәмле телле булуы белән дә ул күпләрдә соклану уята. Атлаган саен тормыш авырлыгыннан зарланучы, югарыдагыларны сүгүче, яшьләрне ачуланучы әбиләрдән нык аерыла Разыя апа. Аның белән җылылык, ягымлылык бөркелеп торган өендә сөйләшеп утырабыз. Ара-тирә сүзгә килене Альбина һәм Рамил кушыла. Бергәләп истәлек-хатирәләрне барлыйбыз.

- Кече яшьтән эшкә тартылдык. Балачагыбыз ачлык, ялангачлык хөкем сөргән михнәтле, авыр сугыш елларына туры килде бит. Юньләп уку да тимәде. Яшьтәшләрем кебек колхоз эшендә булдым. Көчең җитәме, юкмы, анысын тикшереп тормыйлар. Әле генә кебек иде ул хыял канатларында тирбәлгән кыз чакларым. Ул канатларны каһәр төшкән сугыш кисте шул. Сабаның 7 еллык мәктәбен яхшы гына билгеләргә тәмамладым. Аеруча арифметика фәнен үз иттем. Шуңа да 7 классны бетерүгә, 14 яшемнән Сабада "Заготскот"ка хисапчы булып урнаштым. Җитәкчебез Явлаштаудан Гафур абый Балтачев иде. Тәртипле, кешеләргә мәрхәмәтле, оста оештыручы иде. 2 ел хисапчы булып эшләгәч, тырышлыгымны күреп, баш бухгалтер итеп билгеләде. 22 ел намус белән хезмәт иттем. Соңыннан 2 ел ярым типографиядә, 6 ел кибеттә, 5 ел райсобеста хисапчы хезмәтен башкарып, 50 яшьтән лаеклы ялга чыктым, - ди әңгәмәдәшем Разыя апа.

Рәхмәтулла абый белән 1952 елның октябрендә кавышалар алар. Матур гаилә корып гомер итәләр. Рәхмәтулла абый гомере буе колхозда тимерчелектә эшләде. Бер-бер артлы Рәшидә, Рәшит, Равил, Рафаэль, Роза дөньяга килә. Яхшы әти-әни тәрбиясе алып, барысы да укып, тату гаилә тормышы кордылар. Яраткан эшләрен намус белән башкарып гомер итәләр. "Гомумән, һәр баламны йортыгызга аяк баскан кешене, баймы ул, хәерчеме, чәй эчерми җибәрмәгез, дип өйрәттем. Кеше ашап бетереп китми. Борынгылар да әйткән бит: кеше ашаган - үзең ашаган, үзең ашаган - эт ашаган дип. Минемчә, иң әйбәт тәрбия - ата-ана үрнәге. Без беркайчан да балаларга кычкырмадык, сукмадык. Ә бит бала тәрбияләүнең үз серләре бар. Кемдер каеш, кемдер прәннек белән дигәндәй. Үзеңнекенә дә, кеше баласына да олы хөрмәт белән карарга кирәк. Рәхмәтулла "әниегез" диде, мин "әтиегез" дип әйтә идем. Икең бер сүздә булсаң гына бала тыңлаулы, тәртипле була. Рафаэлем генә яшьли гүр иясе булды. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Бик тә сагынам, юксынам үзен.

- Итәгендә сөйдерә, таралышкач, көйдерә, диләр бит халыкта бала хакында. Разыя апа, сезнекеләрнең тормыш юлында кытыршылыклар булмый калмагандыр. Әллә, кем әйтмешли, маңгайларын яхшылык гына язылганмы? - дим.

- Тормыш кыенлыкларсыз гына буламыни, - ди ул соравыма. Һәр ананың күңелен кырып торырлык бер мизгеле була инде. Әни кеше бу очракта күзәтә һәм төзәтә, минемчә. Әниләрнең бурычы бит инде ул. Ә маңгайга язылганмы дигәндә, маңгай артында ми бар бит, ул көйләргә тиеш, ди исәплим. Шул чакта ялгышлыклар әзрәк була.

Әйе, уллар, кызлар үсә дә, туган оядан таралышалар. Әйләнәләр, кияүгә чыгалар. Күп гаиләләрдә дөнья ыгы-зыгысы йортка чит кеше баласы кергәч башлана бит. Разыя апа да, ни дисәң дә, 3 килен төшергән кеше.

- Өйләнгәнче барысы да булачак җәмәгатьләрен безнең белән таныштырып, фатихабызны сорадылар. Булачак килен дә, кияү дә - кеше баласы. Күңелгә ятмаган яклары да булырга мөмкин. Ә инде улың, кызың булачак тиңен яратып сайлагач, кабул итәсең. Киленнәрем, киявем миңа карата бик ихтирамлылар.

Балалар әледән-әле туган йортка җыела. Ананың күңел җылысы тарта аларны. Инде чәчләр чалланган булса да, үзләрен әни йортында бала итеп хис итә алар.

- Әниемнең җылы, назлы сүзләрен, тулган ай кебек карашын һичкем алыштыра алмый. Кайда барсам да, ниләр эшләсәм дә, күңелемдә һәрчак әниемнең киңәшләре, көләч йөзе, - ди олы кызы Рәшидә, - тәрбия күрмәсә, гөлләр дә үсми бит. Бала да шуның кебек инде. Әни безне гел үзенең тормыш юлы мисалында тәрбияләргә тырышты. Аны язмышы китап язарлык. Кичләр буе сөйләтә идек үзеннән. Хәзер ныклап төшендем, чын-чыннан тормыш сабаклары биргән алар безгә.

- Хәзер тормыш авыр, акча җитми, бала үстерегә авыр, дип зарланганнарга аптырыйм, - ди Разыя апа, - сугыш һәм аннан соңгы еллар җиңел булдымени? Ачлык заманда да зарланмады безнең буын хатын-кызлары. Ана белән сабырлык бергә, янәшә булырга тиеш. Ни дисәң дә, синең бар булмышың аларга күчә. Аларны матур тәрбияләп, рух ныклыгы, якты уй-өметләр белән озатырга кирәк киләчәккә. Шушы изге бурычымны үтәргә тырыштым. Ә аналарны бала бәхете яшәтә.

Разыя апа олы яшьтә булса да, сәламәтлегеннән артык зарланмый. Дөньядагы бөтен хәлләр белән таныш, радио тыңлый, телевизор карый, килгән газеталарны укып бара. Аның тәненә Ходай ниндидер серле җиңеллек биргән кебек. Әйтерсең, менә хәзер биим, дип тора. Моңа аның күңел аклыгы, иңнәренә япкан ак яулыгы, һәр туар көнне шөкерана кылып каршы алып, озатып калуы да сәбәпчедер... Киләчәктә дә, сәламәт булып, балалар, оныклар игелеге генә күреп яшәргә язсын үзенә.

Тимерхан Мөхәммәдияров

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X