Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кочагыма кереп бетте әни...

Шигъри дулкында

Кочагыма кереп бетте әни,

Сабый бала кебек елышты.

Тыңламыйча аккан күз  яшьләрен

Яшерергә үзе тырышты.

Йомгак кебек кенә калган гәүдә

Оялып кына изри кочакта.

Күпме җылы һәм наз! Чын ярату

Әни дигән изге йомгакта.

Озаг(ы)рак иркәлисе килә,

Битләреннән килә үбәсе.

Әнием, җаным, иң кадерлем                       диеп,

Иңнәреннән килә сөясе.

Тик оялдырта. Гаепләрләр

                кебек.

"Кылана да инде!"- диярләр...

Гомер үтте шулай наздан

                куркып,

Сөйләсәләр, әйдә, сөйләрләр.

Алам әле, әни, кочагыма,

Әйтәм әле матур сүзләрем.

Инде әнә бәйдән ычкынгандай,

Күкрәгемә менде йөрәгем.

Төер әрсезләнә тамагымда,

Әчеттерә күзне үткәннәр.

Кузгалды ла бүген  күңелемдә

Гомер буе саклап йөрткәннәр.

Балачак та анда, яшьлек тә бар,

Бәхет-кайгы. Өшү-янулар.

Өмет тулы алсу таңны куып,

Җан әрнетеп кояш баюлар.

Барсы да бар, әни! Ничек                                              түздең?!

Кайдан алдың икән сабырлык?!

Мин әйтәсе сүзләр нәрсә инде...

Ни әйтим соң таңнар

                калырлык...

Юктыр ул сүз! Әле табылмаган!

Әниләргә әйтер ул сүзләр!

Әле табылмаган  Ана хакын

Хаклап яшәр өчен зур эшләр.

Безнең гамәл, безнең наз,                                            рәхмәтләр

Тузан бөртегедәй бик нәни...

Безгә тормыш биргән фәрештә                   син!

Әниебез! Әни! Син - Әни!

Кочагыма кереп бетте әни!

Үзе: "кыланма",– дип орышты...

Балаларың бүген сабый булып

Күңел кочагыңа елышты...

Илмира Гыймаева.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев