Арыслан түгел, Арслангали елгасы
Тенекигә Юлбат ягыннан килеп кергәндә, безне иң элек Бикә болыны, Бикә елгасы каршы ала.
“Саба таңнарын”да районыбыз авыллары, аларда яшәүче кешеләр, элекке вакытларны чагылдырган истәлекләр укучыда һәрвакыт кызыксыну һәм соклану уята. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, анда күпме гыйлем, тәҗрибә, без белмәгән яңалык һәм тарих ачыла. Ирексездән авыллар тарихы, аларда яшәгән кешеләр белән кызыксына башлыйсың, үз авылың белән чагыштыру китерәсең. Уйлап карасаң, инде узган гасыр да, анда яшәгән кешеләр, без күргән-белгәннәр дә әкренләп тарихта кала икән, ләбаса.
Тенекигә Юлбат ягыннан килеп кергәндә, безне иң элек Бикә болыны, Бикә елгасы каршы ала. Бу бит борыңгы заманнарда кушылган атама түгел, бары тик авыл башында яшәгән Бикә апа исеме белән генә бәйләнгән. Аны яхшы хәтерлибез: тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк апа иде. Инде дәвам итсәң, Мансур абый яшәгән нигез янындагы елга – Мансур, мәчет мәктәпкә әйләнгәч, андагысы – Мәктәп елгасы. Алга таба, Мәгефүрә апа янындагысын Мәгефүрә елгасы, Сәүбән абыйныкын Сәүбән елгасы диеп атаулар – болар барысы да яңа заманда кушылган исемнәр.
Саба ягындагы тау башын да Сәпәр тавы диеп йөртәбез. Бактың исә, мондагы бәләкәй генә чокыр-чакырлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сәфәров Ягъфәр исемле кешенең өй нигезе икән. Инде инешнең теге ягына чыксаң, безне нык кызыксындырган Арыслан елгасына килеп җитәбез. Аны гомер-гомергә тау башында куе урман булган, анда арысланнар яшәгән дип ишетеп килдек. Хәзер инде авылыбызның 1830-1921 еллардагы мәчет метрикасын кулга алып, аңлап укыгач, бернинди дә арысланнар яшәмәгәнлеге күренә. Бары тик Вәсфиҗамал түти белән Хөсәен җизнинең уллары Арслангали яшәгән нигезгә бәйле бу исем дигән фикергә тукталдым. Бу заманнарда Тенекидә берничә гаиләдә ир балага Арслан диеп исем кушкан булсалар да, алда әйтелгәне шушы елга янында яшәгән. (Тарихи документларны бергәләп актарган вакытта шушы фикерне Тенеки тарихы белән нык кызыксынган классташым Айтуган Хаҗиев та жөпләде). Күршедәге болынны Әхмәди диеп, тауны - Амбар тавы диеп атаулар да әле безнең әтиләр заманыннан гына килә.
Авыл биләмәсен чыгып китсәк, яшел болыннар белән бергә безне чыршы-нарат агачлыклары каршы ала. Ферма ягындагысын без Бабай наратлыгы, ә авылдашлар аны Фәттах абыйныкы диеп атады. Суның икенче ягында – Юныс абыйныкы. Ә урманга бара торган юл буендагы елга башындагысы Тимерҗан бабайныкы иде. Урманнан чикләвек жыеп кайткан вакытта, туктап агачлыкка керер иде дә, сарык тоягы эзләрен күргәч, “тагын көтү керткәнннәр инде”, – диеп, көтүчеләрне орышыр иде бабам. Алар шулай Юныс абый белән ике күрше ике агачлыкны саклады. Узган гасырның 80нче елларында утыртылган бу агачлар Тукай әсәрендәге шикелле хәзер “гаскәр кеби”, ә аларны Мәртен фермасының сарыкларыннан саклап үстергән картлар инде вафат. Әмма аларның исемнәре мәңгегә уелып калган. Элек кеше болынны, агачны, тауны, елганы саклаган булса, еллар узгач, киресенчә, елга-таулар аларның исемен саклый, мәңгеләштерә.
Камил Хисамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев