Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылның яме

Еш кына, авылның яме - табигатендә, диләр. Ул яктан караганда, безнең Урта Саба авылы да бик матур җирдә урнашкан.

Шулай да мин: "Авыллар тормыштан ямь табып, вак-төяк мәшәкатьләрне оныттырып, яңа сулыш өрүче, күңелле ял чаралары оештырып йөрүче тырыш кешеләре белән дә матур",- диясем килә.

Узган ел азагында авыл клубына мөдир итеп Саба кызы Вәсилә Кондратьева билгеләнде. Ул гармунда өздереп уйнавы белән үк авылның тын кичләренә моңнар таратучы, ямь бирүче чын мәгънәсендә мәдәният кешесе булып чыкты. Эшкә алынып кыска гына вакыт узуга да карамастан, клубта үткәрелгән чараларга исең китәрлек һәм санап та бетерерлек түгел. Олысы-кечесе өчен, яңа ел бәйрәмнәре, ир-егетләргә багышлап ярышлар, 8 Март бәйрәме кичәләре күңелле-кызык концертлар белән уралып барды. Халыкны бергә туплап чәй табыны янында очраштыру якты тәэсир калдырды.

Һәр оештырылачак чараларга махсус чакыру кәгазләре таратылып, бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр бирү дә онытылмады. Ә клубның эчке үзгәрешен әйткән дә юк, күзгә ташланырлык. Көндез балалар, кичен яшьләр белән уеннар оештырыла. Бәлки шуңадыр да, балалар анда барырга атлыгып тора. Бу инде тәрбия чарасының бер төре дигәнне дә аңлата.

Авыл халкы гына түгел, ә кайткан-килгән кунаклар да мәдәният учагы эшеннән канәгать булып, рәхмәт белдереп китәләр. Хәзерге катлаулы заманда, сәләтеңне җигеп, хезмәтең аша булса да кешеләргә аз гына шатлык өләшә аласың икән, бу инде тырышлык нәтиҗәсе.

Бүгенге көндә В.Кондратьева халык белән Нәүрүз бәйрәме уздырырга әзерләнә. "Эшемдэ, ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Радик Халиков булышлыгы, мәдәният йорты җитәкчелеге киңәшләре, шәһәр җирлеге Советы күрсәтмәләре дә булышлык итә",- дип тыйнак кына елмая Вәсимә.

Әйе, клублы, мәчетле, кибетле авыл тырыш-намуслы, ягымлы кешеләре: "Без булдырабыз",- дип йөргәндә яшәр, яңарыр һәм үсәр. Бу инде авылның өмете-киләчәге барлыгын күрсәтә.

Авыл халкы, кайткан-килгән кунаклар исеменнән

Э.Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев