Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

АВЫРУЛАР РӘХМӘТЕНӘ ИРЕШСЕННӘР

Яшем зур булгач, гел хастаханәгә барырга туры килә. Ашыгыч ярдәм чакырсаң да, тиз генә килеп җитеп, якты йөз белән кирәкле даруларын биреп, ярдәм итеп китәләр.

Кан басымы, йөрәк, диабет, инсульт –  минем бу авыруларыма  гел аларның ярдәме кирәк. Табиблар  барысы да әйбәт каршылыйлар. Роза Нурмиева өйгә дә килә, Гөлшат Алтынбаева авыруларны йомшак сүзләре белән тынычландыра. Шәфкать туташларының барына да бик зур рәхмәт, бик кешелеклеләр. Бар җирдә чисталык, тәртип күзгә ташлана.  Хастаханәнең баш табибы Марат Йосыпов һәр көнне авырулар белән аралашып, ашау мәсьәләсе, дарулар булу-булмау  белән кызыксына. Баш табибның  әнисе Рәшидә Сәгыйр кызы Йосыпова да бик яхшы балалар табибәсе иде. Ничә еллар авыртып йөргән баламны 1 еллык санаторийга җибәреп, савыктырды. Мин аңа гомер буе рәхмәтле. Минем  районыбыз табибларының барысына  хөрмәтем зур.  Бервакыт сукыр эчәгем шешкән булган. Илгиз Арсланов төнлә операция ясады. Мин шулай ук  Илшат Мортазинга, Фәрит Биктовка, Ирек  Йосыповка, Земфира Усмановнага, Резеда Мансуровнага, Миләүшә Хәмитовнага бик рәхмәтлемен. Һәрвакыт якты чырай белән каршы алалар, ярдәмгә ашыгалар. Үзләре дә сау-сәламәт булсыннар, авырулар рәхмәтен ишетеп яшәсеннәр.

Халисә Сәетова.

Саба.

Фото: https://pixabay.com | suyizailushang

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев