Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Авыл укытучысы гомер-гомергә зур дәрәҗәгә, ихтирамга лаек изге зат булган. Чыннан да, һәр кеше тормышында мәктәп, укытучы хәлиткеч роль уйный, мәңге онытылмас истәлекләр калдыра... Инде соңга калсам да, Укытучылар көне уңаеннан Татар Икшермәсе мәдәният йортында узган портрет кичә турында язмый булдыра алмадым.

Кичәнең төп герое укытучылар династиясе дәвамчысы, 30 елдан артык башлангыч сыйныфларга белем һәм тәрбия биргән Резеда Гомәр кызы Мусина иде. Ул – бу династиянең 4нче буын вәкиле. Әнисенең бабасы, әтисе, әнисе Рәйсә Кузьминична укытучылар булганнар. Рәйсә Кузьминична Казан педагогия институтын тәмамлап, Икшермә мәктәбенә эшкә килә. Башта татар теле укыта, аннары Татар Икшермәсе башлангыч мәктәбенә мөдир итеп билгеләнә. Озак еллар башлангыч сыйныф балалары белән эшли. Бәйрәмгә килгән авыл халкы (аның укучылары) Рәйсә апаны зур хөрмәт белән,  яратып искә алды.

Резеда  Татар Икшермәсе авылы кызы. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Казан педагогия институтында математика укытучысы белгечлеге ала. Туган авылына кайтып, әнисе белән бергә башлангыч мәктәптә эшли башлый. Математика фәне буенча югары белемгә ия булса да, нәни балалар  Резеда Гомәр кызы йөрәгенә якынрак була. Үзенең 30 ел гомерен башлангыч сыйныфларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Һәм ялгышмый. Чын куңелдән, бик яра­тып башкара ул хезмәтен.

Бәйрәм сәхнәсе заманча жиһазланган иде. Экрандагы пре­зентация укы­ту­чы­ның тор­мыш юлын, эшчән­леген чагылдырды. Сәхнәгә бер-бер артлы Резеда Гомәровнаның төрле елларда укыткан укучылары, ата-аналар, хезмәттәшләре, классташ дуслары күтәрелә. Укучылар, әти-әниләр укытучыга зур рәхмәтләрен әйтеп, язмышларында шушындый таләпчән, белемле, сәләтле укытучы туры килүенә чиксез сөенүләрен белдерделәр. Хезмәттәшләре үз өстендә системалы эшләүче, эрудицияле, тирән методик белемле, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы чын укытучы булганлыгына  басым ясадылар. Кайгыртучан әни, уңган, булган хужабикә булуына, матур җырлавына соклануларын белдереп, бәхетле, матур, саулыкка тиенгән киләчәк теләделәр. Классташ дусларының котлавы аеруча истәлекле булды: мәңге онытылмас балачак, мәктәп еллары, кичке уеннар, студент чоры... Барысы да хәтердә... Иң бәхетле вакытлар... Әйе, Резеда яхшы иптәш, ярдәмчел классташ булган. Шуңа яратканнар аны, ераклардан котларга кайтканнар. Балалары барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр, әниләрен хөр­­­мәтләп зал тутырып кил­­гән авыл халкына зур рәх­мәтләрен җиткерделэр.

Чыгышлар, котлаулар концерт номерлары белән аралашып барды.

Нурия Галиева,

ветеран укытучы.

Иске Икшермә авылы.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев