Балыкчы кыйссасы
Безгә язалар.
Балыкчы һәркемгә таныш, даны зурдан, дәрте яман,
Җор күңелле, туры сүзле, сөйләмәс һичкайчан ялган.
Кесәсе буш, тамагы ач, чыкмый судан күлмәк- ыштан,
Тик балыкчы үз һөнәрен өстен куя һәрбер эштән.
Ярлы диеп кимсетмәгез, балыкчы изге бәндә!
Күп шатлыгы, аз мөлкәте, соңгы күлмәге тәндә.
Әнә чиртә дия-дия торгызып ике колагын,
Утыра сәгатьләр буе тотып кармагының сабын.
Иртә таңнан төнгә кадәр елга буйларын кичә,
Тоталмаса, балык ашын инештән ятып эчә.
Мин дә берчак затлы аштан авыз итмәкче булып,
Бәртәс-бәртәс балыкларга күңелем ихлас кылып.
Озын саплы кармагымны буйлап җилкәгә салдым,
Кулга потлы чиләк алып, Мишәгә китеп бардым.
Чутый-чутый сандугачлар нидер көйли кунып талга,
Тау буеннан мал көтүе узып бара төнге ялга.
Койрык чәнчеп көтүчедән качып чаба мүкләк Кашка,
Шарламада балык үрчи шуышкалап таштан ташка.
Ялан тәпиле малайлар сайда маймыч дөмберли,
Уйсу җирдә бакаларның бакылдык туе гөрли.
Ак чапанлы шомыртлардан гаҗәеп ис таралган,
Тау өстендә төз наратлар җитеп күккә кадалган.
Язгы хозурлык эчендә тормыйча озак сайлап,
Чоңгыл турында тукталып, утырдым ярга җайлап.
Җиделе кармагыма мин киертеп бер симез чели,
Аттым елга уртасына эчтән генә көйли-көйли.
“Чиерт-чиерт, чели бирәм, чиерт кичен, чиерт иртән,
Чиертеп тә алдый калсаң, тотып маңгаеңа чиртәм.
Тарт-тарт, тартма бирәм, батыр, батыр бакыр бирәм,
Батырып та алдый калсаң, тыгылып үл, явыз бирән!”
Бар игътибар калкавычта, утырам посып кына,
Тычкан аулаган песи күк, тынымны кысып кына.
Чү! Өстери! Алсам тартып, беләк буесы капкан,
Аптырадым: ни арада биргән җимемне тапкан?
Шуннан кызып китте эшләр, йөрәк уттай җилкенә,
Салып өлгермим кармакны – калкавычым селкенә.
Эләгә гел затлы балык: чабак та кызылканат,
Исәп-хисабын югалттым, өлгереп булмый санап.
Чын аучыдай горурланып, татлы хисләр кичерәм,
Берәм-берәм балыкларны чиләгемә күчерәм.
Кармакчы малай-шалайлар эш җаен миннән күрсен,
Кемнең балыкчы икәнен авылда халык белсен!
Шул рәвешчә әвәсләнеп сизми вакыт узганын,
Текә ярдан кабат-кабат кармагымны сузамын.
Ай шәүләсе суга иңеп калкавычка уралгач,
Әтәч тавышлары тынып, авыл йокыга талгач,
Тиз-тиз чорнадым кармагым, эшемне иттем тәмам,
Әллә нигә калтыранам – төнлә ялгызлык яман!
Шул мизгелдә җылы төндә салкын җил исеп куйды,
Чоңгыл туры су өстендә бер нәрсә пәйда булды.
Иңләп-буйлап йөзә суны, дулкын кага артыннан,
Әллә балык, әллә җәнлек-бу нәрсә кем затыннан.
Яратылганмы икән ул адәмнәргә хезмәткә?
Әллә инде шушы төндә башкаема афәткә,
Бик батыр егет булсам да күңелкәем шомлана,
Бу нәрсәнең ике күзе айдан яктырак яна!
Терәп карый күзләремә, торамын мин таң калып,
Ниндидер көч бәйләп тота, китә алмыйм кузгалып.
Өнемме бу, төшемме дим, никтер зиһенем тарала,
Аллакаем, зинһар, диеп, кара көчтән арала!
Колагымда чишмә тавышы-бер чыңлый, бер югала,
Башкаемда сихри дөнья һәм чынбарлык чуала.
Су эче килә яктырып, тылсымлы бер төс белән,
Су патшалыгы каршымда, тәгаен инде күрәм!
Тезелеп киткән таш сарайлар берсеннән -берсе зурлар,
Араларында салынган асыл ташлардан юллар.
Адым саен манаралар, очларында йолдызлар,
Төрле төскә кереп янып, балкып торалар утлар.
Иң уртада патша йорты – сарайларның сарае ,
Түбәләре ялтыравык, чын көмештән калае.
Бизәкле сарай каршында коелган алтын капка,
Хезмәтче җәнлекләр тора ике ягында сакта.
Сарай буйлап суүсемнәр, сучәчкәләр, сугөлләр!
Акрын гына тирбәлешеп кемнедер сәламлиләр.
Алтын тәңкәле балыклар мыш килеп тора кайнап,
Мин белмәгән суҗәнлекләр йөзеп йөриләр уйнап.
Алтын капканың каршында бер кондыз гармун тарта,
Җепкә тезгән бакаларны, биетә дә җырлата,
Мавыктыргыч патшалык бу-мине үзенә тарта.
Чынбарлыкка пәрдә корып, дөнья гамен югалта.
Шалтырый көмеш кыңгырау, ачыла алтын капка,
Патша кызы атлап чыга, күз сала минем якка.
Чибәрлеге күзалгысыз, язсаң бетмәс китапка,
Әкият итеп сөйләп тә, җырга салып җырлап та.
Ут чәчәк күк төнбоеклар чәчләрен тора бизәп,
Аккош канат каккан кебек, килә кулларын изәп.
Ап-ак ефәк күлмәгенә чигелгән алтын ука,
Әйтерсең лә янар чәчәк итәкләрен балкыта.
Күкрәкләре – пешкән җиләк, татлы хисләр уята,
Балдак узарлык билләрен бер бөгә, бер турайта.
Әх! Әкияттән чынбарлыкка күпер салалсаң икән!
Бу чибәрне итәгеннән кармаклый алсаң икән!
Елмаюы-май кояшы, нурларында мин эрим,
Хәрәкәтсез, телсез калып, аңым җуям, исерәм.
Чибәркәем болгап кулын, балкытып серле йөзен,
Челтери тавышы белән юнәлтә миңа сүзен.
“Батыр егет, исемем минем Челтербикә-Асылъяр,
Күп егетләр миңа гашыйк, тик син генә миңа пар.
Кил яныма, кер куеныма, чүкердәп утырыйкчы,
Икәү алтын балыкларны чиләккә тутырыйкчы.
Сизә күңелем якынлаша ахры соңгы сәгатем,
Каршы тора алмыйм бу көчкә, бетеп килә тәкатем.
Кочаеммы, кочаеммы, кочаеммы, кочаем,
Чумаеммы, чумаеммы, чумаеммы, чумаем.
Чыбыркы шартлаткан тавыш кинәт мине селкетә,
Челтербикә юлын бүлеп, кысла көтүе үтә.
Күктән иңеп изге бер көч тырнап куя күңелне,
Көтүчесе суга баткан күрше малай түгелме?
Әйе, әйе, чыннан да шул, бөек атлый юлында,
Мунчаладан катлап ишкән зур шомбае кулында.
Менә нинди патшалык бу, ачылды эчке йөзе,
Бу чибәрлек, бу гүзәллек чын мәкерлек диңгезе.
Чытырдап йомып күземне уң ягыма төкердем,
Чынбарлыкка кайтып, дуслар, аптырарлык хәл күрдем.
Гап-гади бер су анасы, миңа сузылган кулы,
Яр текә булганга гына алалмый шайтан колы.
Мине төнгә калдырырга ни оста хәйлә корган!
Кармагыма балыкларны үзе каптырып торган!
Мин, дуслар, куркып калмадым, чын шаһит Мишә елга,
Тибрәтеп телеп бу җенне, салдым хәвефле юлга.
Челтербикә, усал карчык! Ни теләгәнең ачык!
Хафаланма алалмыйм дип, мин китмәм синнән качып.
Күз буып, вакытны сузып, тоз салмачы каныма,
Үтәсәң ике шартымны, үзем чумам яныңа.
Сачы озын, акылы кыска тормады озак уйлап,
Торгызып ярдан колагын тыңларга куйды җайлап.
“Челтербикә, тыңлап шартым колагыңа киртә тор!
Алтын койрыклы бәртәсне минем кармакка кайтар.
Бигрәк тиз шул җеннең эше, чумды китте, каптырды,
Әллә ни арада гына калкавычны тарттырды.
Яр кыры селкенеп торды бу балыкны алганда,
Булган икән көч – куәт тә үсмер егет заманда.
Өс киемем тиргә батты, сыгарга һич юк вакыт,
Мин балыкны ярга сөйрим, эшне булмый туктатып.
Ул көчәнү, ул тартышу, ярый беләм эш җаен,
Килде-киттеле балыкчыны суга егар, мөгаен.
Сөйли торгач каушап китәм,ышанмаслык бу хикмәт,
Эх, бер кеше күрсә икән торырга сүзем җөпләп!
Койрыгын селтәп сала, су өсте кайный кебек.
Ычкына бит, дип ут йотам, тик тормыйм үзем җебеп.
Алай тартам, болай тартам балыкны мин алҗытам,
Бик авыр булса да хезмәт, кармак сабын нык тотам.
Сикереп чыгар төсле йөрәк, чишелгән күлмәк җиңнәр,
Алсам, диям бу бәртәсне табылмас миңа тиңнәр.
Өч сәгатьләп азапландым, барыбер тордым сүземдә,
Суырып алып бу бәртәсне егылып киттем үзем дә.
“Ничек түзде”, – дип сорыйсың өзелми кармак җебе?
Койрыгыннан этеп шактый булышты Мишә җене.
Алтын койрыклы балыкка кем генә исе китмәс?
Зурлыгын чынлап үлчәсәң, кармакның сабы җитмәс.
Шул мизгелдә җен карчыгы тагын судан калыкты,
Әйт, икенче шартыңны дип, кабат миңа каныкты.
Су мәчкәсе, тыңлап шартым, колагыңа элә тор!
Ләмнән ишеп чыбыркыны минем кулыма тоттыр.
Чумды-китте һәм югалды, бу юл аның эш озак,
Булдыра алмаслык хезмәт, күптән билгеле тозак.
Биш потлы балыкның башын көчкә чиләккә тыктым,
Мишә белән саубуллашып, кайтыр юлыма чыктым.
Әтәч тавышлары килә, ахры инде таң ата,
Бәртәсемнең койрыгы җирдә сөйрәлеп кайта.
Бик тәкәббер, хозур кайтам, салмак кына мин басам,
Беркем йөрми, һичкем күрми, эт тә өрми, ичмасам.
Өйгә җиткәч, балыгымны салырмын дисәм ашка,
Бәртәсемнең исе дә юк, әйләнгән авыр ташка.
Тотып атып кармагымны, “Эх” дип, уфтанып куям,
Җеннәрдән күрсәң изгелек, Ходайдан килер зыян.
Шушы көннән мактанмаска, тыйнаклыкка мин күндем,
Һәр эшне үз вакытында тәмамларга сүз бирдем.
“Ялган бу” дип, исбат итмә, и, сабыем, сабыр бул!
Уйлый күрмә бу балыкчы шайтанга дип, биргән кул.
Су анасын күрдем диеп, көндез күзең талдырма,
Кичен кармакка җыйналсаң, чыбыркыңны калдырма.
Марат Галимуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев