Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Башта үзебез дә ышанмадык

Безнең Тенеки авылындагы Бишбалта урамы зур түгел, анда нибары 7 хуҗалык яши. Урамыбыз бик начар, язын-көзен, гомумән, йөри торган түгел иде. Каты авырулар булса, аның янына “Ашыгыч ярдәм” машинасы барып җитә алмады. Быел яз көне янгын чыгып, бер шәхси хуҗалыкта каралты-кура янды, утны сүндерергә янгын машинасын ике трактор тартып алып керде.

Аптырагач, март аенда урамны төзекләндерүдә булышлык күрсәтүен үтенеп, район башлыгы Рәис Миңнехановка халык исеменнән хат яздык. Инде онытылды дип торганда, сентябрь аенда урамыбызда юл эшләре техникасы кайнаша башлады. Балтач районыннан килгән юл эшчеләре булып чыктылар алар. Кыска гына вакыт эчендә бер километрга якын арада дамба күтәреп, урамыбызга таш түшәп кенә түгел, асфальтлап ук та куйдылар. Моңа башта үзебез дә ышанмадык әле. Хәзер барыбызның да күңел сөенә. Шушы эш өчен район башлыгы Рәис Нургали улына һәм юл төзүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бишбалта урамы халкы исеменнән Хәлим Габдерахманов.

Фото: riastrela.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев