«Бер-береңә юл куйсаң гына, гаилә арбасын уңай якка тартып була»
Бер төркем ир-атлар гәпләшеп утыра. Барысы да хатыныннан зарлана. Арада берсе генә сүз катышмый, тыңлап кына утыра.
Бер төркем ир-атлар гәпләшеп утыра. Барысы да хатыныннан зарлана. Арада берсе генә сүз катышмый, тыңлап кына утыра. “Нәрсә?– диләр моңа. – Хатының әүлияме әллә? Эндәшмисең”. “Юуук,– ди теге ир. – Минем җәмәгать сезнең хатыннардан күпкә начаррак. Менә мине тыңлагыз әле. Аллаһы Тәгалә адәмне бар итә. Башта башына акыл кертә, аннары гына ачуны куалый. Ләкин ачу керергә теләми. Анда акыл бар инде, ди. Фәрман мондый була: “Бар, кер син, ачу. Син керсәң, акыл чыгып китәр”. Без хатын белән шулай сүз куештык. Аның ачуы килсә, мин чыгып китәм. Мин җенләнсәм, ул күз алдымнан югала. Менә шулай тату гына яшәп яткан көн”.
Мин бу гамәлне тормышның язылмаган законы дип саныйм. Бер-береңә юл куйсаң гына, гаилә арбасын уңай якка тартып була. Әгәр ачуыңны тышка чыгара торган гадәтең бар икән, мәсәлдәге аккош белән чуртанга әйләнәсең. Икең ике якка тартса, тормыш дилбегәсе өзелергә мөмкин. Бер генә тапкыр яшибез бит, ялгышларны төзәтеп, кабат гомер юлларыннан үтү мөмкинлеге бирелмәгән. Үпкәләшеп эндәшми йөрүләр була инде ул, аны озакка сузмаска кирәк. Мөхтәрәм язучы Туфан Миңннуллин, язылганнары түгел, язылмаган законнар кешене кеше итеп тота, дип чын дөресен язып калдырды. Бу фикергә каршы килүче булмас. Кеше күңеле – иген кыры. Анда яхшы сүзләр чәчсәң генә татлы җимешләр җыйнап алырсың.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев