Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер күреп китсеннәр безнең Сабаны!

Матур яшибез!

  Гомер озын кебек тоела гына. Вакыт тукталмый, гел алга бара. Гомернең узганы сизелми дә. Баксаң, Сабадагы МТСка шофер булып эшкә килүемә дә 60 ел үтеп киткән. Югыйсә кичә генә кебек. Ул вакытта район үзәге гади генә бер авыл иде. Урамнарында аяк киеменә бер пот балчык ябыша. Матурлык турында уйлаучы да, уйлый белүче дә юк. Районга җитәкчеләр чит яклардан киләләр дә, вакытлары узгач, җыештырынып китеп баралар. Бу хәлләрне күреп-белеп торган Раббым Аллаһым, ниһаять, безгә булдыклы, кешеләрнең гозерен тыңлый алучан, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер мөхтәрәм затны бирде бит. Шушы урында Ходай бар, кешеләрнең гозерен ишетә ул дип, бисмилла әйтеп, битебезне сыпырыйк әле. Бу олуг инсанга район һәм Саба халкының өметләре чиксез зурдан иде. Менә инде 25 ел ничек итеп чиста-матур яшәргә кирәклегенә өйрәнеп беттек. Шаккатмалы тәртип, искитмәле чисталык, соклангыч матурлык хәзер Сабада. Моңарчы чүп-чар арасында яшәгәнбез икән, дип юлымда очраган кешеләргә еш әйтәм. Килегез әле Сабага, ямьле Сабинка буйларын, үзенә матур утлары белән чакырып торган паркларны һәм башка истәлекле урыннарны күреп китәрсез дип, читтә гомер итүчеләрне дә чакырып калам. Әле үземнең дә Кемероводан, Казаннан кунакларым булды. Бер кич матурлыкка хозурланып кайттылар да, икенче көнне тагын ямь күрергә чыгып китттеләр. Шөкер, күрсәтерлек эшләребез, мактанырлык гамәлләребез башында Рәис Нургали улы торганда алга таба да Саба халкы барысы да тәртиптә булыр дигән ышанычта яши. Инде илләр тынычлыгына өметләребез аклансын иде. Махсус хәрби операциядәге улларыбыз-ирләребез дә исән-сау кайтып, әниләрен-ирләрен сөендерсеннәр иде. Сугыш беркемгә дә кирәкми.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев