Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Без - кырык бердә тудык

Мин 1941 елда Мәскәү өлкәсендә туганмын. Әтием фронтка киткәч әнием 11 айлык баласын алып, үзенең туган ягы Югары Симет авылына кайтып төшә. Һәм көн саен фронттан хәбәр көтеп яши. Кызганыч, әтидән бер генә хат килә. Икенче хаты 1942 елда килә. Анысында хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Авылыбыз уртасындагы обелискта сугышта батырларча...

Мин 1941 елда Мәскәү өлкәсендә туганмын. Әтием фронтка киткәч әнием 11 айлык баласын алып, үзенең туган ягы Югары Симет авылына кайтып төшә. Һәм көн саен фронттан хәбәр көтеп яши. Кызганыч, әтидән бер генә хат килә. Икенче хаты 1942 елда килә. Анысында хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Авылыбыз уртасындагы обелискта сугышта батырларча һәлак булган авылдашлар арасында әтиемнең дә исеме уелган. Әнием Зөһрә Усман кызы озак елар авылда укытучы булып эшләде. Минем дә ул беренче укытучым булды һәм алдагы тормышымда да аның акыллы киңәшләре һәрдаим якты маяк булып торды.

Инде үземнең авылдан киткәнгә дә 60 еллап вакыт узган. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Кырык елдан артык җәмәгать туклану өлкәсендә эшләп, төрле җитәкче вазифаларын башкардым. Авылыма еш кайтам, анда сагынып көтеп торучы туганнарым, истәлекле урыннар, балачак дусларым бар. Алар минем горурлык, авылымны төзекләндерүдә, матур традицияләрне яңартуда аларның да зур өлешләре булуына сөенәм.

Без кырыгынчы елның балалары,

Бала чагыбыз шикәр булмады.

Хәзергедәй ипи-күмәчләр дә,

Өстәлләрдә тулып тормады.

Олыларга төшкән авыр йөкне

Нәни җилкәбездә күтәрдек.

Кырдан черек бәрәңгеләр җыеп,

Шуның белән ашау үткәрдек.

Хәзер инде шөкер итеп,

Матур гына яшәп ятабыз.

Дөнья тыныч, имин булсын диеп,

Мәҗлесләрдә дога тотабыз.

Флера Нуруллина-Гыймадиева.

Казан-Югары Симет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев