Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең Илгизә апа

Безнең Йосыф-Алан авылын­да мәдә­ни тормыш гөрләп бара. Бу тармакта хезмәт куеп, үз эшенең чын остасына әверелгән клуб мөдире Илгизә апа Гасыймова төрле чаралар, тематик кичәләр, концертлар оештырып хезмәт кешесенең күңелен күрә белә.

Җиңү бәйрәме хөрмәтенә тыл ветераннары белән үткәрелгән очрашу тәэсирләре һаман да күңелдә якты хатирә булып саклана әле. Андый чараларда авыл кешеләре бик теләп катнашалар. Аларны үткәрүдә Юлбат авылы клубы мөдире Рау­шания Фәтхриева, китапханәче Нәсфия Хәмитова һәм Илгизә апа бер-берсе белән аралашып, үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Күптән түгел авыл көне гөрләп узды. Авылдашларны, якташларны очраштырып күпме изге эш башкардылар. Район үзәгеннән Юлбат клубына китерелгән китапларны китапханәче Нәсфия безнең авыл клубына да алып менә. Ике авыл клубы арасында Илгизә апа һәм Нәсфия тырышлыгы белән дуслык күпере салынган. Балалар да, олылар да китапларны бик яратып, теләп укыйлар. Илгизә апа, Раушания, Нәсфия, тәрбияче Гөлүзә белән берлектә балалар бакчасына йөрүче нәниләргә дә төрледән – төрле матур кичәләр үткәрәләр. Ял көннәрендә, каникул вакытларында да авылдагы бөтен балаларны җыеп уеннар уйната, төрле кичәләр оештыра Илгизә апа. Барысына да җитешә, өлгерә ул. Гаиләсендә дә үрнәк ана, һәрьяктан килгән хуҗабикә ул. Аңа барлык авылдашлары бик рәхмәтле. Алдагы көннәрдә дә мәдәни тормышыбыз шулай җанлы барсын, уңышлар телибез сиңа, Илгизә апа!

Илсөяр Шакирова,

Йосыф-Алан авылы.

Фото: https://pixabay.com | NikolayFrolochkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев