“Әбием белән мәчебез мине үлемнән алып калды”
Тормышыбызда гаҗәпләнерлек вакыйгалар тулып ята.
Беренче карашка адәм ышанмастайлары күп, ләкин хөрмәткә лаек, өстәвенә үзең бик яхшы белгән, ялган белән беркайчан алыш-биреше булмаган кеше сөйли икән — ышанмый да мөмкин түгел.
— 2015 елда бик каты авырып киттем, — дип сөйләде Кифая апа. — Нәрсәдән, кай җирем авыртканын врачлар берничек таба алмадылар. Анализлар яхшы. Унлап врачта булып, чиремне белүдә бернинди өмет калмагач, больница юлында йөрүдән туктадым. Бер алга китеш юк, ашыйм да косам, ашыйм да косам, нәрсә генә ашасам да, ашказаны ризыкны кабул итми, әллә нинди яшел ачы сыеклык булып, һәрнәрсә кире чыгып бара, ябыгып беттем. УЗИ ашказанында бер чир тапмады. Аптырагач, күрәзәче янына киттем. “Бозым кергән сиңа, кызыңа биргән булганнар, сиңа кергән, мин чыгара алмыйм, чөнки бозымның чыгарырлыгын түгел, ә үлемгә илтә торганын эшләткәннәр, шуны ясаган кеше аша гына нәрсәдер эшләп була”, — дип, өметемне бөтенләй өзде.
Куркудан күз алларым караңгыланды — үләсе килми бит, бер яктан, әле дә ярый бозым кызыма эләкмәгән дип бик сөендем. Шулай азапланып ярты ел үтте. Инде аякта көчкә йөрим, сыек ризыклар гына ашасам да, укшуларым һич узмый, 85 килодан 54кә калдым. Бармаган, ятмаган больницам калмады. үләргә әзерләнә башладым. Мин үлгәч, якыннарыма болай да эш күп кала дип, кирәк-ярак, үлгәч таратырга хәер акчалары, кәфенлек кебек нәрсәләрне әзерләп куйдым.
һәркөнне “монысы соңгысыдыр” дип каршы алдым. Бер төнне йокылы-уяулы, саташып ятканда төш күрдем. үлән-чәчәкләргә күмелгән тау яныннан инде күптән үлгән әбием белән үтеп барам икән дим. Әбием берни сөйләшми, мине генә тыңлап бара, ә мин ашыга-ашыга чиремне сөйлим. Шулай озак кына дәшми килгәч, ул, кинәт телгә килеп: “Чирең сихердән түгел, сиңа менә бу үләнне ашарга, төнәтеп эчәргә кирәк!” — дип, кулындагы таягы белән миңа таныш булмаган үләнгә төртеп күрсәтте. Шулчак уянып киттем. Төшемнең нәрсә аңлатуын бик озак уйлап яттым. Аннан торып, бакчага чыгып киттем — теге үләнне эзлим, үземчә. Тик күпме генә карап йөрсәм дә төшемдә күргән үләнгә охшаган үсемлек беркайда табылмады. Исемен белмәгәч, кешедән дә сорап булмый.
Печән өсте җитте. Соңгы тапкыр күреп кайтыйм дип, улларыма иярдем, алар да сүз әйтмәделәр. Печәнлеккә килеп җиткәч, машиналары янына җәймә җәеп мине утырттылар да, үзләре югарыга, печән чабарга менеп киттеләр. Безгә ияреп мәчебез дә килгән иде, машинадан чыгып, күбәләкләр куып уйный башлады.
Утыра торгач, йокымсырап киткәнмен, улымның эндәшүенә уянып киттем. Улым карале дип, төртеп күрсәткән якка борылсам, мәчебез ашыгып-ашыгып үлән ашый. Ипләп кенә торып, янына барсам, исем китте: мәчебез төшемдә әбием миңа күрсәткән үләнне ашап ята! Тиз генә улларымны чакырып алдым. Алар инде төш турында беләләр иде. Шул үләнне җыярга тотындылар, күп түгел иде ул. Тәбәнәк сабаклы, вак зәңгәр чәчәкле, кыяк үләнне шунда ук алып чәйнәп карадым, әчкелтем генә тәмле иде. Дүрт-биш сабак ашасам да укшытмады, костырмады — бу хәлгә хәйран калдым.
Алып кайткан үләннең кайсы җирен ничек итеп алырга кирәклеген белмәсәк тә, чәчәк, сабакларын төнәтергә салдык. Аны ун көн эчтем, хәлем әйбәтләнә башлады. Инде шулпа да костырмый иде. өч ай дигәндә мин ару гына йөри, үз эшләремне үзем эшли башладым. Тәмам терелеп беттем дип әйтмим, шулай да төгәл белә идем инде: әле үлмәячәкмен. Теге үләнне соңыннан күпме эзләп тә таба алмадык. Йөрмәгән болын, актармаган китап калмады. Тагын бераз ашасам, төнәтмәсен эчсәм, әллә терелеп тә беткән булыр идем. Шулай итеп, әбием белән мәчебез мине үлемнән алып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев