Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәхет сере

Юлдан берәү бара. Кыш булса ап-ак карны шыгырдатып, яз булса яңгыр тамчыларына чыланып, җәй булса тирә-якның матурлыгын күзәтеп, көз булса моңсуланып. 30 ел инде таныш сукмаклардан ул үзенең яраткан эшенә ашыга.

Сүзем – хезмәттәшем Илзия Галимуллина турында. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга педагогика көллиятенә укырга керә ул. Максаты – тәрбияче булу. Бу һөнәрне ул очраклы гына сайлый. Иптәш кызы белән ул үзенең гомер буе эшлисе һөнәрен хәл итә дә куя. Ул вакытта авылда балалар бакчасының ачылган еллары гына була. Әмма күңелдә бөтенләй башка юнә­лештәге тагын бер хыял бар. 10 сыйныфта укыганда бер төркем укучылар Сәет Шәкүровның «Сине ташлап китә алмыйм» дигән спектаклен сәхнәләштерәләр. Илзия төп рольдә уйный. Тирә-як авылларда йөргәндә спектакльдән соң бик күп абый-апалар сәхнә артына менеп рәхмәтләре белән бергә фикерләрен дә җиткерәләр. «Сеңлем, синнән менә дигән театр артисты чыгачак, сәхнә өчен буй-сының да, матурлыгың да бар, уйла», – диләр аңа. Менә шул сүзләр аның күңелен җилкетеп тә куя. Юк, юк, булмый... Озын-озын юллар, гастрольләр, әти-әнисе янына кайтып та керә алмас. Илзия өчен бу буй җитмәслек хыял. Аның бит әле өйдә авыру әнисе бар. Әтисенең ярдәмчесе бит ул, энесе белән сеңлесенә кайгыртучан апа. Тормыш мәшәкатьләренә чума ул.

undefined

Укуын тәмамлаганнан соң, Тимершык балалар бакчасына эшкә кайта. Балалар дөньясы тынгысыз да, шау-шулы да, кызык та, кызганыч та дөнья. Шушы тылсым аны өермә шикелле бөтереп үз дөньясына алып кереп китә. Тиз арада балаларның яраткан апасына әйләнә. Озакламый авылның нык гаиләсенә каенаналы-каенаталы йортка килен булып төшә. Газинур белән алар матур тормыш корып, ике бала үстерделәр. Тормышта төпле фикерне, сабырлыкны, тырышлыкны юлдаш итеп алганнар дисәк тә ялгыш булмас. Төзек матур йорт-җир, гаиләсе, балалары – бүген шуның җимешләре.

Яшьлегендәге артист булу хыялы хыял гына булып калмый, үзе белән янәшә бара. Бакчада үткән чараларда Илзиягә нинди генә рольләр уйныйсы булса да, ул аларны осталык белән башкара. Балаларны ышандырырлык итеп аю да, бүре дә, төлке дә булырга туры килә. Мәдәният йорты сәхнәсенә дә аның чыкканын көтеп торалар. Гомернең үткәне сизелми дә шул. Илзия бу көннәрендә үзенең матур юбилеен каршылады. Еллар үткән саен үзенең бик катлаулы һөнәр сайлаганын аңлый. Тәрбиячегә һәръяктан үрнәк, белемле булырга кирәк. Бүгенге көндә ул югары белемле 1 квалификацион категорияле тәрбияче. Телләре белән әйтә алмаган балалар күңелен ул күзләренә карап укый. Хезмәтенең беренче елларында тәрбияләнгән егет-кызлар бүген үзләре әти-әни булып, Илзия апалары янына балаларын җитәкләп киләләр. «Илзия апа, сез гомерне сикереп кенә үттегез мәллә? Сез һаман яшь, матур», – диләр алар елмаеп.

 Гөлсинә Биктимерова, Тимершык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев