Бригадир да, мәзәк остасы да...
Газетабызның актив хәбәрчесе, шигъри күңелле Данил Галләмовка иртәгә 60 яшь тула. Ул озак еллар “Искра” колхозында бригадир булып эшләде, шуңа да язмаларында күбрәк авыл тормышы, аның тырыш халкы, гади хезмәт кешесе турында яктыртты. Соңгы вакытта кызыклы мәзәкләре белән дә танылды. Данилгә алга таба да иҗат уңышлары, гаилә иминлеге һәм бик яхшы сәламәтлек телибез һәм түбәндә юбилярның яңа гына табадан төшкән язмаларын тәкъдим итәбез.
Җор күңелле, үткен телле Миннегали абый
Юлбат авылында яшәүче Рәхимуллин Миннегали абыйны якын-тирә авылларда яшәүче олысы да, кечесе дә яхшы белә булыр. Ул үзенең эше, яшәү рәвеше белән бик күпләргә үрнәк булды. Гомере буе кладовщик, ягъни амбарда эшләде, бер үк вакытта продукция складында, подвалда бәрәңге сакланышы өчен дә җавап бирде. Язгы чәчү, көзге урып-җыю вакытларында берничә көн рәттән амбарда кунып эшләгән чакларын да хәтерлим әле мин аның. Бервакытта да зарланмаучы, эшеннән тәм-ләззәт алып эшләүче, кешеләргә тавыш күтәрә белмәүче, туры сүзле Миннегали абый хәзер Юлбатта имамлык вазыйфасын башкара. Ул алып барган Коръән ашлары, никах мәҗлесләре, балаларга исем кушулар бик күңелле һәм истә калырлык булып узалар. Аның белән очрашып, хәл-әхвәл сөйләшсәң дә, ничектер үзеңдә җиңеллек тоясың. Була бит шундый, үзендә уңай энергия туплаган кешеләр. Миннегали абый нәкъ шуның бер мисалы. Аның тапкыр сүзләрен 30-40 елдан соң да кабатлап искә төшерәбез әле.Түбәндә үзе белән булган берничә хәлгә тукаталам.
«Эшләр план белән, ашау грамм белән»
Коммунистлар заманында була бу хәл. Урып-җыюның иң кызган чагында,Юлбат амбарына районнан вәкил килеп төшә. Беренче эш итеп Миннегали абыйны үз янына дәшеп ала да, тотына сораулар яудырырга. Эшкә ничәдә тотынасыз, ничә сумга эшлисез, эшчеләр генә җитешәме, балалар да эшлиме, ашау яклары һ.б. Миннегали абый сабыр гына, вәкилнең сораулары беткәнен көтеп тора да, ашыкмый гына, барлык эшчеләр ишетерлек итеп: “Бездә, иптәш фәләнкем, эшләү план белән, ашау грамм белән”-дип әйтеп сала. Моннын нәкъ 30 ел элек әйтелгән бу сүзләр әле дә халык телендә йөри.
“Өегез эссе икән”
Юлбатта хатынның абыйсы Шамилләрдә әбинең ел ашында утырабыз. Җәйнең иң эссе көннәренең берсе булгандыр ул. Миннегали абый тырыша-тырыша Коръән укый, ара-тирә кулъяулыгы белән тирләгән битен сөртеп ала. Өйдә аш-су пешкәнгәме, әллә кирпеч өй кояшта кызганмы, эсселек тыштагыга караганда да яманрак иде ахрысы. Ишек-тәрәзәне ачучы булмагач, Миннегали абый борын очындагы бөртек-бөртек тирне сөртеп алды да, янында утырган Шамилгә карап: ”Шамил, сезнең өегез кыш көне дә шушылай эссе буламы ул?”- дип сорап куйды.
“Бирсәң иярәләр ул”
Бер елны Калатаудан Илһам Нуретдинов Миннегали абый янына печән орлыгына дип төшә. Илһамның әтисе, Нургаян абый (авыр туфрагы җиңел булсын): “бар, улым, Миннегали абыең белмәгән кеше түгел, тыңламый калмас, бераз печән орлыгы алып мен” дигәч, ихтыяри-мәҗбүри төшә Илһам. Амбарга Илһам килеп кергәндә, Миннегали абый үлчәү өеннән кызу-кызу продукция складына китеп бара икән. Артыннан 2-3 эт, берничә мәче дә ияргән. Илһам да иярә боларга. Исәнлек-саулык сорашып, ни әйтергә белмичә барган Илһам, салпы якка салам кыстырырга уйлап: “Боларга ит валчыклары бирәсеңдер инде, шуңа күпләп ияргәннәр” -диюгә, Миннегали абый Илһамның да нидер сорарга килүенә ишарә ясагандай: “Бирүчесе булса, иярүчеләре күп аның”,-дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев