Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Булган хәлләр, мәзәк хәлләр...

Хәбәрчеләребез яза

Муенсыз  сарыклар

Тенеки  авылында  яшәгән  Фәһметдин абый  Хисамиевны  “Беларус” тракторында  эшләгән чагыннан хәтерлим. Башкалардан  аерылып торган озын гәүдәле, таза беләкле  кеше иде  ул. Тракторы иске булса да, ипле тоткач, эш нәтиҗәләре  бу­енча гел  алдынгы  урыннар­да  булды. Хезмәтенә, тех­ни­кага  җа­ваплы  каравы җи­тәкчеләргә дә о­шагандыр, кү­рә­сең, аны Тенеки  са­рык­чылык  фермасына   мөдир итеп  куялар.  Бу хезмәткә теләмичә генә  алынса да, күрсәтелгән  ышанычны  акларга  тырышып, баш-аягы белән эшкә  чума ул. Билгеле,  дөнья бит, төрле хәлләр булгандыр, ләкин Фәһметдин абый  күңелен төшерми, хезмәтне оештыру  турында  кайгырта.

Шулай бервакыт  фермада  сарыклар кәкшәнли,  еш авырта башлыйлар. Терелмәстәйләрен чалып,  Юлбаттагы складка тапшыралар. Аннары тавык­ларга пешереп  ашату өчен (элек тавык  фермасы да бар  иде) җибәрәләр. Ашханә өчен суелган  сарыклар  да  шушы  складка китерелә. Аның  мөдире Миңнегали  абый  сарык түшкәсен  күргән  саен Фәһметдин абыйга: “Энем,  менә болары  тавык  фермасына, монысы  ашханә өчен”,–дип гел печәт  сугып тора икән. Хисамиев аптырый инде. “Ит ит бит инде,  каян  аерасың?” – дип сорый. Миңнегали  абый чатнатып:  “И, энем, кара, менә бу  түшкәнең  муены бар, ә  монысыныкы  юк,  чөнки  аны  сугымчы  алып  калган”, – дип җавап бирә. Дөрестән дә, авырмыйча  суелган  сарыкларның складка  тапшырылганда берсенең дә муены булмаган.

Фәһметдин абый сарыклар бетерелеп,  фермага сыерлар китерелгәч тә, пенсиягә  киткәнче шушы хезмәтне башкарды.

Йомырка планын үтәү

Быел каты салкын тидерүем  сәбәпле, хуҗалыкның  хисап җыелышына бара  алмадым. Монысы җитди  сөйләшүдә  45нче тапкыр катнашуым буласы иде. Тик борчылыр   урын  юк,  хисап җыелышлары “Саба таңнары” газетасында  эзлекле яктыртылып барылды. Алар барлык хуҗалыкларда нигездә бер форматта  уза  икән. Башта белгечләр (агроном, инженер, зоотехник), аннары җитәкче  чыгыш  ясый. Районнан  килгән  вәкилнең  йомгаклау сүзеннән соң алдынгылар бүләкләнә. Элек җыелышлар башкачарак үтә иде. Белгечләр  сөйләгәннән соң ревизия комиссиясе хисабы була һәм шуннан соң хәлләр башлана инде. Бригадирга, агрономга,  партоешма  секретарена, аеруча  колхоз рәисенә катгый  тәнкыйть   сүзләре әйтелә. Залда утыручыларның  яртысы  кызмача. Алар, син шулайрак әйтерсең, мин болайрак  сорармын дип,  алдан  сөйләшеп  куялар  иде.  

Бу  вакыйга моннан 60 еллар элек Юлбатта була. “Искра”  колхозы эшчәннәре отчет-сайлау җыелышына килә. Калатау, Йосыф-Аланнан – сы­ер, Юлбаттан – тавык, Тенекидән сарык  фермаларында эшләүчеләр  дә шунда. Һәрберсенә җи­теш­тергән продукциясенә (сөт-ит, йон,  йомырка) карата  план җиткерелгән. “Барлык  заданиеләр дә үтәлде, тырыштыгыз, булдырдыгыз”, – ди  колхоз рәисе.  Шулвакыт тавык  фермасында эшләүче өлкән абзый торып баса да: “Күкәй  планыгыз үтәлмәде бит, ник  ялганлыйсың?”– ди.   Әлеге  сорауга  хуҗа кешенең нык  ачуы  чыга һәм  ул  кызу-кызу: “Нишләп  үтәлмәсен,  йон белән  капладык без  аны”, – дип әйтеп  сала. Бу очракта, билгеле,  йо­мырка  планының  йонны  күбрәк  сату хисабына  үтәлүе хакында  сүз бара.

Авыз  чайкау

Моннан шактый  еллар элек Килдебәк юлында кизү торучы автоинспектор Саба  ягыннан  килүче машинаны туктата. Таныш ГАИ хезмәткәрен   күргәч,  Галимҗан  абый, фуражкасын сала да, шат  елмаеп  аның янына килә, кул биреп  күрешә. Саба  май заводына  сөт илтеп  кайтышы була  аның.  “Сөт” диюгә,  инспекторга ниндидер эчегән ис  килеп  киткәндәй тоела. “Галимҗан  абый, ничә  йөз грамм эчтең,  яшермичә әйт инде?” – дип  сорый. Шофер бер горурлык хисе белән  як-ягыңа  карап  ала  да: “Граммлап тормадым, энекәш,  бер ярты белән  авыз  гына  чайкадым”, – дип  җавап кайтара. Дөрестән дә,  таза, мәхәббәт гәүдәле Галимҗан  абыйның беркайчан да  салыш  йөргәнен  күрүче булмаган.

Данил Галләмов. 

Калатау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев