Чукынып ышандырды
Мин – сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә бер яшь тә 2 айлык бала булып калганмын. Аны беркайчан да күргәнем булмады. Үлгән хәбәре генә килгән, кайда җирләнгәнен дә белмибез. Авылда малсыз булмый. Сыерны әни, абый һәм мин уфалла арбасы тартып асрадык. Шуңа да Габделфәт Сафин “Уфалла арбасы”н җырлаганда күзгә гел яшьләр килә. Әйе, без хыялый бер авыл балалары, тормышның нужасы төялгән арбаны күп тарттык. Әтиле йортларда утынын да, печәнен ат белән ташыдылар. Безгә анысы эләкмәде.
Бервакыт ашлык уру башлангач, авылга эшкә Казан “Спартак” аяк киеме фабрикасыннан кызлар килде. Аларны өй борынча тараттылар. Ашлык бирәбез дигәч, әни дә риза булды дүрт кыз кертергә. Ашарга утырдык, татарча сөйләшәләр болар. “Исемем Мария, мин урыс кызы, әтием дә урыс”,– ди арада иң чаясы. Мин һаман ышанмыйм, әнә бит татарча сөйләшәсең, дим. Шуннан соң чукынып күрсәтмәсенме бу. Әни, җаныкаем, әстәгафирулласын әйтеп, ашамыйча да өстәлдән кузгалып китте. Шуннан соң табынга безнең белән утырмас булды. Моңа үземне гаепле итеп сиздем. Марияга да бик ачуым чыккан иде, өч көннән соң аңа хат килде. Әнисе үлгән! Кыз елый-елый кайтып китте Казанга. Аңа булган ачуым кызгану хисе белән алышынды. Аның чукынганына карап, безнең йортта берни үзгәрмәде, лабаса. Ә әниләр иң кирәк чагында, аларның киңәш-табышына аеруча мохтаҗ чакта ятим калу зур фаҗига ул. Яшь күңелем белән мин ул вакытта әнә шул хакта уйландым. Хәзер дә һәркемгә әниле тормыш телим.
Тәнзилә Заһидуллина.
Миңгәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев