Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чыңгыз Айтматов – яртылаш татар

Район үзәгендә эшләп килүче "Өлкәннәр клубы" әгъзаларының "Кукмара муниципаль районының туган як музее"на сәфәр кылып, андагы бай, зәвыклы, шул ук вакытта тарихи экспозицияләр белән танышулары турында газетабызда хәбәр бирелгән иде.

Анда язылганнарны кабатламыйча, каскача гына Ч.Айтматовның "яртылаш татарлыгы" мәсьәләсенә тукталасы иттем. Бу музей, моннан ике ел элек - 2010 елда - районның 80 еллык юбилей тантанасы көнне киң колачлы реставрациядән соң яңадан ачылды. Анда да катнашырга насыйп булган иде. Әлеге бина данлыклы Кукмара киез итек фабрикасының элеккеге хуҗалары - бертуган Родыгиннарныкы булган. Башта музей аның беренче катына гына урнашкан иде. Хәзер бина тулысынча тарихчылар карамагына тапшырылган. Аның белән озак еллар инде үз эшенең фанатына әйләнгән Ләбүдә ханым җитәкчелек итә.

Әйткәнемчә, борынгы бинаның ике катына да урнашкан экспозицияләрнең һәркайсын таң калып карадык. Безне бигрәк тә зурлыгы икегә ике метр чамасы булган, үз эченә 500ләп шәхесне алган Ишмән шәҗәрәсе кызыксындырды. Чөнки без чорыбызның бөек язучысы, дәүләт эшлеклесе, Кыргызстан Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, СССР Дәүләт бүләге лауреаты Чыңгыз Айтматовның шушы Ишмәннәр - Үтәмешевлар нәселенә барып тоткашканын ишетеп белә идек. Аның яртылаш татарлыгы турында күптән сүзләр йөрде. Шуңа ачыклык кертеп, бу мәсьәләгә әлеге дә баягы Ләбүдә ханым нокта куйды.

Чыңгыз Төрекул улының әнисе Нәгыймә ханым Үтәмешевлар нәселе вәкиле Хәмзә Габделвәлиев кызы була. Бу нәсел белемлелеге, зыялылыгы, милләтпәрвәрлеге белән тирә-якта дан тоткан. Бүгенге көндә дә Кукмара районының Мәчкәрә авылында Үтәмешевлар нәселеннән калган зур истәлекле биналар (алар яңартыла), кабер ташлары саклана.

Хәмзә Габделвәлиев Кыргызстан якларына барып урнашып, Себердән килгән икенче бер сәүдәгәр кызы Газизәбануга өйләнә. Тора-бара аларның сигез балалары туа. Шуларның берсе Нәгыймә була. Татар кызы 1925 елда комсомол-партия эшлеклесе, бик тә укымышлы Төрекул белән өйләнешәләр. Айтматовларның дүрт балалары дөньяга килә: 1928 елда - Чыңгыз, 1931дә - Илгиз (ул Мәскәү геология институтын тәмамлый), 1934тә - Люция (Фрунзе политехника институтында укый), 1937 елда - Роза (педагог белгечлеге ала).

(Язманы тулырак газетадан укый аласыз).

Тәлгат Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев