Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чын тарихны Илдар кебекләр белә

Тарихчылар Юлбат авылы егете Илдар Сафинны районда һәм республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

undefined

Казан дәүләт университетында тарихчы белгечлеге алганнан соң, ул туган җирендә 38 ел укытучы булып хезмәт итте. Педагогик эшчәнлеге өчен “РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, 2015 елда “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Укытучылар арасында үткәрелгән күп кенә конкурслар җиңүчесе булды: 2006 елда “Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе буларак, Россия президенты гранты иясе; 2011 елда “Лучший учитель” республика конкурсы җиңүчесе; 2013 елда Татарстанның иң яхшы укытучысы грантына лаек булды.

Үз фәнен яхшы укыту белән бергә, Илдар Сафин туган ягы тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. 1995 елда аның турыдан-туры җитәкчелегендә мәктәп музее ачыла. Укучылар өчен туган якны өйрәнү түгәрәге оештыра. Аңа йөрүчеләр 1995 елда ук Саба районы буенча альтернатив тарихи-туристик маршрут төзиләр. Маршуртка юкка чыккан авыллар урыннары, тарихи һәйкәлләр кертелә. Укучылар районның археология һәйкәлләре картасын да ясыйлар. Илдар Сафин түгәрәккә йөрүчеләрне Татарстан Республикасының тарихи урыннары булган Бөек Болгар җиренә, Алабугага, Чаллы шәһәрлегенә дә (Иске Чаллы) алып бара, Калатауда да (Өтернәс) булалар. Видеофильмнар төшереп, алардан файдалану да – туган якны өйрәнүдә мөһим элементларның берсе. Илдар Сафин видеоязмаларны 1994 елдан башлап туплый. Саба районының тарихи урыннарында төшерелгән фильмнар төрле залларда еш күрсәтелә. Аның туган якны өйрәнеп язылган хезмәте ”Көнчыгыш-Көнбатыш: Евразия мәдәнияте һәм тәрәккыяте диалогы” төбәк фәнни-практик конференциясе материаллары сериясендә басылды. “Саба районы тарихы буенча дәреслек язу тәҗрибәсеннән” дигән мәкаләсе Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе материаллары җыентыгында, шулай ук “Туган җир” (“Родной край”) журналында дөнья күрде. Илдар Сафин республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы. Казанда, Томскида, Сарабиккол, Азнакай, Лениногорск, Чирмешәндә, Мари Иле Республикасында, Ульяновск, Самара, Курган өлкәләрендә булган фәнни конференцияләрдә чыгыш ясады. Укучылары белән 2005, 2008 елларда Алтын Урда тарихи-археология экспедициясе (җитәкчесе-профессор А.Борһанов) эшендә Өтернәс (Мишә-Тамак) шәһәрлекләрендә казынулар үткәрүдә катнашты. 2014 елда “Сүз” нәшриятында туган авылының елъязмасын мәңгеләштергән “Юлбатым-Ямбулатым” дигән тарихи-документаль китабы басылып чыкты.

undefined

Илдар Фәтхулла улы Саба районы тарихында беренчеләрдән булып татар токымлы ат сатып алган милли җанлы шәхес тә әле. 2017 елда ул үзенең аты белән Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, Ык буенда үткәрелгән Сабантуйда чабышта да катнашты. Әлмәт, Казан ипподромнарындагы ярышларда да уңышлы чыгыш ясады. Атчылык – хезмәттәшебезнең барыбызны да сокланырга мәҗбүр иткән мавыгуы һәм горурлыгы.

Туган як тарихын өйрәнүдә актив эшчәнлеге өчен Илдар Сафин Бөтендөнья татар конгрессының, “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасының, туризм буенча республика дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының, төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, РФ хәрби-тарихи фәннәр академиясе, “Хәтер китабы” редакциясе Грамоталары, ведомство билгеләре һәм медальләре белән бүләкләнде. Декабрьдә Илдар Фәтхулла улы шау-шусыз гына гомер бәйрәмен билгели, аңа 65 яшь тула. Аңа туган як тарихын өйрәнүдә күп ачышлар ясарга насыйп булсын әле. 

undefined

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты коллективы, тарихчылар исеменнән профессор Альберт Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев