Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чыпчык кына димәгез

Тәрәзәм төбенә бер кош килеп кунды. Пыяла бозлы булгач, бик абайлап бетермәдем – йә чыпчык, йә песнәк инде. Ни әйтсәң дә, туып-үскән җирләреннән беркая китмичә, кышкы салкыннарны кичерүче “ватанпәрвәр” кошлар бит алар. Безнең ярдәмгә ышаналар.

Шуны  аңлаган хәлдә, беренче  суыкларда  ук  кошларга җимлек  ясап  агачка элеп  куйган  идем.  Тиз   кюрделәр.  Чыпчык халкы ябырылды арпа-борчактан  ясалган ярмага. Ачыкканнар, куркуны да, бер-берсенә юл куюны да оныттылар.  Песнәкләр  өчен 2-3  урынга терлек  мае  элдем.  Болар икенче төрле икән. Ашыкмыйча, үзара  юл  куешып, берсе тукланганны икенче  сабыр гына  көтеп торып, май  чукыйлар.  Кешеләргә менә шушы ике  коштан гыйбрәт яисә үрнәк  алу зыян итми торгандыр, минемчә. Кайсыннан нинди сыйфат  алу кирәклеген  үзегез чамалагыз.

Тәрәзә төбенә  көнбагыш бөртекләре сибеп  куям  да   күзәтәм. Менәтерә песнәк очып  килә,  башта тәрәзә аша карап, җим биргән кешегә рәхмәт әйткәндәй итә. Аннары бөртекне  читкә алып китеп,  төшен аралап ашый. Янә  килеп рәхмәтен әйтә һәм бөртекне  алып  китә.  Ватанпәрвәр кошлар рәтендә  ала карга  дигән асыл кош та бар. Рәхмәт язучы Туфан Миңнуллинга һәм  якташыбыз  Шәүкәт агага аны җырга керткәннәре өчен. Без каз бәбкәләре, тавык чебиләре  саклаганда асыл  кош түгел  иде әле ул,  урлаша  иде.  Вакытлар үтеп, үскән чебиләр, каз-үрдәкләр алып, ашатып-симертеп  кенә  суя башлагач, ала карга  да  асыл кошка  әйләнде  (Бу  язмам Туфанга, Шәүкәт Биктимеровка дога булып барып ирешсен   иде).  Уйлап карасаң, каргамы  ул,  чәүкәме, алар илен-көнен сатмыйча, алыштырмыйча, булганына  канәгать яшиләр. 

Җәмәгать, табигатьтә  кыш, тирә-юньдә кошлар кайнаша.  Агачларга  җимлекләр ясап куйсагыз, бу  гамәлегез  өчен  үзегез дә рухи рәхәтлек кичерерсез. Үзегезгә савап алырсыз. Җәннәт капкалары  сезнең  өчен ачык булыр, шәт, иншә аллаһ.

Мәгъдәнур Гатауллин

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев