Чит илләргә барып гыйбрәт ал… ягъни Ташкент-Саба арасы, ерак микән барасы?
“Өй салуның ние бар – чутлыйсы да, мүклисе” дип үзе йорт салып карамаган кеше әйткәндер, мөгаен...
Аның кыенлыкларын бу эшкә тотынганнар үзләре генә белә. Без дә өй салып, яңабаштан каралты-куралар торгызып, берничә елга сузылган төзелеш эшләреннән тәмам гаҗиз булганнан соң, бераз булса да ял итеп кайтырга уйладык. Кая барырга дип озак баш ватарга туры килмәде, Ташкент шәһәрендә яшәүче туганнарыбызның чакыруы буенча кояшлы Үзбәкстанга юл тоттык. Бу безнең иң беренче ерак сәфәребез иде. Әлеге сәяхәтебезгә инде берничә ел узса да, ул һич күңелдән китми. “Юл газабы –гүр газабы” дигән гыйбарәнең асылын да без шушында чын-чынлап аңладык бугай. Бәлки бу язмам да безнең кебек ерак сәфәрләр яратучыларны юл газапларыннан саклап калыр.
Чаба поезд, чаба, Ташкентларга таба...
Табигатьнең көннән-көн яшәрә, ямьләнә барган апрель ае иде бу. Уфа-Ташкент поездына Башкортостан башкаласыннан утырып китеп, 2 көн ярым казах далаларына, андагы дөяләргә, юл кырыйларындагы тимерьюлчыларның ярым җимерек йортларына, ерактан шәһәр кебек күренеп, чардуганнары кирпечтән өелгән зиратларга (некрополь, аларча әйткәндә) шаккатып барып юлның озынлыгы сизелмәде дә. Поездда башка эш юк: эч пошып киткән саен сумка тулы ризыкларыңны чыгарып ашап-эчеп аласың да, йоклап карыйсың... Чакрымнар арткан саен яшеллек күзгә күренеп күңелләр күтәрелә: бездә бу вакытта язгы ташуның иң көчле чагы әле. Оеп кына барган вагонга җан өреп, станцияләрдә сатучылар керә. Алар бер баштан икенчесенә йөреп, такмаклый-такмаклый үзләренең товарларын тәкъдим итә: сыра, балык, чикләвек, кием-салым.. Безнең барышлый ук дөя йоныннан бәйләнгән оекбаш, билгә бәйләвечләр, сөлгеләр белән бер сумка тулган иде инде. Икенчесе дә тулган булыр иде, ярый, ирем шуларның “оясына” баруыбызны искә төшерде. Ике көн шулай поездның тәгәрмәч тавышларын тыңлап, йокылы-уяулы узды. Ә Казахстан чигендәге таможня тикшерүендә безнең тәмам йокыларны ачтылар. Вагонга эзмәвер гәүдәле, бозау кебек этләр иярткән томожня хезмәткәрләре килеп кереп, һәрберебезне энәдән үткәрделәр. Озын телләрен чыгарып, безнең итле ризыклар тулы сумкаларны кабып йотардай булып кыланган этләрне бу ис кызыксындырмады. Иснәп-иснәп карадылар да, башка кешеләргә күчтеләр. Өлкән яшьтәге туганнарыбыз алдан ук күчтәнәчкә авыл йомыркасы алып килүебезне сораганнар иде. Язмыш кушуы буенча Ташкентка бәхет эзләп чыгып китеп, шунда төпләнеп калган, гомере буе Ватанын сагынып, җирсеп яшәгән Ахкам абыебызның гозерен үтәдек, әлбәттә. Һәр йомырканы яхшылап кәгазьгә төреп, чемоданга тутырдык (ни өчен махсус савытка салмаганбыздыр, анысын хәзер әйтә алмыйм). Алып батырдай казах тикшерүчеләрендә безнең бу түгәрәкләп төрелгән йомыркалар шик уятып, аларны берәмтекләп ачтырдылар, берничәсен ваттырдылар. Шикләнелгән йомыркалар өметләрен акламаса да, тентүләрен дәвам иттеләр. Районыбызның мәрхүм елъязмачысы Тәлгат Нәҗмиевның «Саумы, Саба йорт!» дигән китабында нәселебезгә кагылышлы истәлекләр булгач, абыебызга кадерле бүләк итеп әлеге китапны да алган идек. Аның да бүләк-күчтәнәч кенә булып баруына шикләнделәр. Һәр битен актардылар, дәүләтнең яшерен серен алып чыгуыбызга ишарәләп, китап битләреннән нидер эзләделәр. Тик бездә бәйләнер урын табылмады. Янәшәдә генә баручы ханымның бидондагы 5 литрлы сыек кына умарта балын түктерүләренең шаһите булганнан соң, үзебезнең тентүләрнең бик җиңел генә узуына сөенештек.
Әкияти Ташкент
Апрель ае, бу чор Урта Азия табигатенең иң матур, гөл-чәчәкләргә күмелгән, яшәргән вакыты. Бәрәңгенең беренче кат уңышы инде өлгергән, виктория җиләгенең кызарып пешкән мәле. Шәһәр гөл-чәчәкләргә төренгән, бу әкияти шәһәрнең матурлыгыннан күзләр камаша. Гомуми озынлыгы 70,5 км булган һәм барлыгы 50 станцияне берләштергән метросы, минем дөньямны оныттырган Ташкентта зурлыгы белән иң зур саналган Чорсу базары, Урта Азия һәм Кавказ тарихында зур роль уйнаган Аксак Тимер скверы, уллары сугыштан әйләнеп кайтмаган барлык аналарның җыелма образы булган данлыклы «Кайгылы Ана» монументы һәм башка истәлекле урыннарда булып, бу гаҗәеп шәһәргә гашыйк булып өлгердем. Көн саен шәһәргә юлыбыз Чорсу базары аша үтеп, безнең төенчекләр артканнан артты. Үзбәк халкының милли бизәкләре сурәтләнгән затлы форфор савыт-сабалар янәшәсеннән минем кебек иммунитеты түбән кешеләр тыныч кына үтеп китә алмаслар иде. Аларча “ләгән” дип аталган, бишмармак, пылау салу өчен махсус савытның авырлыгы үзе генә дә ике килограммнан артык. Көн дә аз-азлап ала торгач, бу савыт-сабаларның тулы комплектына ия булдым. Базарга кереп югалам, ирем чәйханәләрнең берсеннән икенчесенә күчеп мине көтә.
Көнчыгыш халкының кунакчыллыгы турында сүзләр белән генә аңлатып булмый, моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Андагы татарлар бер-берсе белән бик якын мөнәсәбәттә, һәрдаим аралашып яши. Татарстаннан килүчеләрне кунакка чакыру гадәте яши икән. Безне иң шаккатырганы шул булды: алдан ук киләсебезне белеп, безне бер-бер артлы кунакка алу башланды. Иң якын туганнарын каршы алгандай, электән бер-беребезне белгән кадерле көтеп алган кешеләре диярсең! Безне тик бер нәрсә – татар булуыбыз берләштерә. Кайсы йортка барсаң да, дастархан янына иң элек хуш исле чәй чыгаралар, аннары лагман йә шулпа, мантый, пылау чыга, самса куялар. Авыз итеп кара әле, дип кыстый-кыстый табын яныннан җибәрмиләр, яңа ризыклар өстәлеп кенә тора. Өстәл янында җиләк-җимеше, 5-6 төрле чикләвеге тезелгән... Чын ихластан кунак итүләрен күреп, газиз Ватаннарыннан еракта, ничек җирсеп яшәгәннәрен аңлыйсың. Ташкент ачык күңелле кешеләре белән генә түгел, киң урамнары, төзек юллары, мәһабәт биналары, биек-биек агачлары, берничә чакрымга сузылган парклары, куак-куак булып утырган гөл-чәчәкләре, концерт залларының күплеге, бай музейлары, тузансыз чиста һавасы аша да күңелне яулады. Мине иң гаҗәпләндергәне халкының югары культуралылыгы, итагатьлелеге булды. Шәһәр транспортында йөргәндә юл бәясен түләр өчен бернинди махсус җайланмалар уйланылмаган иде әле ул чорда. Бары тик машина йөртүчегә түләү каралган. Тукталышларда кеше күплектән акча түли алмыйча транспорттан чыгарга мәҗбүр булган пассажирлар автобуска кире кереп шофер-кондукторга акча сузалар. Бушлай йөрү дигән уй беркемнең башына да кереп карамый. Казан тукталышларында шәһәр транспортыннан төшүеңне 4-5 билет тикшерүче көтеп торганны күреп ияләшкән кешеләр өчен бу күренеш безгә бик сәер һәм гайре табигый булып тоелды. Тик... алда очраган вакыйгалар безгә үзбәк халкы арасында да төрлесе бар дигән нәтиҗәгә китерде...
Гайрәт гайрәтлеген күрсәтте
“Кунак вакыты – өч көн” дигәннәре юкка гына әйтелми икән, биредәге кануннар буенча өч көннән артыкка кунакка килгәндә паспорт өстәленә барып вакытлыча теркәлү узарга тиешсең. Апабыз безне тиз арада пропискага кертү чарасын күрде. Алай булмаганда штраф белән бергә, кайбер проблемалар да туарга мөмкин икән. Шулай ук 2-3 көн үтүгә, без кайтырга билет хәстәрләү өчен тимер юл вокзалына киттек. Кызганыч, Казан тимер юл вокзалында кирегә кайту билетлары компьютерда күренмичә, безгә билетсыз гына китәргә туры килде. Ташкент вокзалы операторы Казанга билетларның күптән сатылып беткәнлеген, бары тик 4 июньгә генә булуын әйтеп таң калдырды. Ә сәяхәткә планлаштырган вакытыбыз төгәл бер атна. Әти-әниләребездә ике балабыз көтә, кечкенәсенә 1 яшь кенә әле. Ә бу 24 апрель !!! Пошаманга төшеп чыгып барганда безгә вокзал каршын яулап алган эзмәвердәй үзбәкләр билет тәкъдим итә башладылар. Алар билет белән бер проблема да булмавын, үзләрендә теләсә кайсы көнгә барлыгын, бары тик бронь өчен алдан акча түләп куярга кирәклеген аңлаттылар. Без кош тоткандай сөенеп, Гайрәт исемле үзбәккә үзе сораган саллы билет бәясен ике дә уйламыйча тапшырдык. Ул безгә билетның соңрак буласын вәгъдә итте. Мөселманның мөселманны алдалавы зур гөнаһ икәнлеген тәкьрарлады. Аның белән матавыкланганда икенче бер егет яныбызга килеп, үзе чын билет сатуын, безгә вәгъдә итүчеләрнең алдартазлар булуын искәртергә теләде.. Әмма яхшылыкка шикләнеп карау гадәте бу юлы да өстен булып чыкты: без бу Илдар исемле татар егетенә түгел, юха телле Гайрәткә ышандык. Көн дә вокзал тирәсен урап, Гайрәтне күреп китәбез: ул безгә билет өчен борчылырга кирәк түгеллеген, бер проблема булмавына көннән-көн ныграк ышандыра. Ә кесәдә һаман билет юк та юк…. 29 апрель көнне Гайрәтне күреп, күңелгә тынычлык алып китик дип килсәк, үзбәк егете билетның нәкъ менә бүгенгә булуын, безне хәрби вокзалдан озатачакларын, тиз арада җыенырга кирәклеген әйтеп шаккатырды. Безне туганнарыбыздан әйберләребезне җыйнарга махсус “Матиз” машинасы белән кайтардылар. Тиз генә кире утырып китәргә кирәк, әмма машинага җиде сумканы сыйдыра алмый җәфаландык. Бөтенесе шулай кисәк һәм кинәт булды, сумкалар ташу, аяк киемнәре кию белән матавыкланганда ишек төбендә торган зур көзгеле шкафка ничектер ялгыш орынып, ул бер минутта ватылып чәлпәрәмә килде. Без кайсын карарга белмичә, туганнарыбыз белән хәтта юньләп саубуллаша да, рәхмәт тә әйтә алмыйча, китәргә мәҗбүр булдык. Алар ватылган көзгегә дә әлләни исләре китмичә, берни аңышмыйча, авыз ачып калдылар.
Серле ишегалды
Шофер егет безне вокзалга түгел, Үзбәкстан белән Казахстан чигенә алып килеп, таможня тикшерүен җәяүләп узарга кирәклеген һәм алда көтеп торачагын әйтте. Җиде сумкабыз белән аптырап төшеп калдык. Ирем ике сумканы бергә бәйләп, аллы-артлы иңбашына асты, икесен кулына тотты. Чорсу базарыннан төялгән савыт-сабаларның авырлыгыннан сумка бавы иңбашын кисеп кергәнен бүген дә искә ала әле. Мин өч сумканы берьюлы өстерим. Без борчылырга да, борчылмаска да белмичә, ярым аптыраган хәлдә чикне җәяүләп уздык. Поездда килгәндә бик озакка сузылган таможня тикшерүендә һәрбер пассажирны этләр белән энәдән үткәреп, шикле әйберләр табылган берничә кешене станциядә төшереп тә калдырганнар иде. Кабат бу галәмәтләрне күрмәвебезгә шатланып та куйдык әле. Алда безне шофер егет көтеп торып, кабат төялеп киттек. Бераздан машинаны галәмәт биек капка-коймалар белән уратып алган ниндидер бер шикле ишегалдына алып кереп туктатты. Бөтен нәрсә уйланылган, бар да зур осталык белән башкарыла: гараж аша ишегалдына кереп киткән машинадан беркем берни шикләнми. Янәсе ул, үзенең шәхси ишегалдына кайтып туктаган. Ә биек коймаларның эче тулы халык, болар – барысы да ир-атлар, эшкә баручы үзбәк гастрабайтерлары. Кызыл тышлы паспортлылар, ягъни Россия гражданнары –без икәү генә, Машина бездән соң да берничә рейс кешеләр алып килде. Әмма хатын-кызлардан мин берүзем генә. Килә-килешкә паспортларны җыеп ала торалар. Ә паспортсыз синең беркем булмавың билгеле. Качып булмасмы? дигән соңгы өмет тә сүнә. Безне караңгы булганчы шушы ишегалдында утырттылар да, монда уздырган вакыт өчен акча җыеп алып, 21 кешене бер «ГАЗель»гә төяп, каядыр алып киттеләр. Миңа-бердәнбер хатын-кызга хөрмәт йөзеннән кабинада, шофер янында урын бирделәр. Үзбәк егетеннән әкрен генә безне нинди максат белән һәм кайда алып баруларын сораштырам. Поездга ди, борчылмаска куша, бернинди куркыныч янамый, үзегезгә кирәкле маршрут белән озатачакларын әйтә. Алай дигәч тә эчкә җылы йөгерә. Ярты сәгатьләп баргач, төнге 12.00дә ниндидер тыныч, аулак кына урындагы станциядә төшерделәр. Шунда тиз арада туктап торучы поездга кереп утырырга дигән әмер бирелде. Аның кайсы маршрут белән баруын сорарга да ирек бирмәделәр. Вагон тулы изрәп йоклаучы халыкны сискәндереп яңадан билетсыз-нисез 21 кеше килеп кердек. Этеш-төртеш башланды, чөнки беребезнең дә утырырга урыны юк. Чорсу базарыннан төялгән җиде сумкабызны берничә егет поездга күтәрешеп кергән иде. Алар да вагон буйлап таралды. Үзебез дә кайсыбыз-кая кая елыштык. Россиягә эшкә баручы ике егет безне үз яннарына сыендырды. Юл ерак, әле бит ике тәүлек кайтасыбыз бар. Безнең сумкада апабыз юлга дип җибәргән ризыкларыбыз күп, егетләрнең инде ашарга чамалы гына калган. Шуңа да үзбәк егетләре белән уртак телне тиз таптык: без ризыкларыбыз белән бүлештек, алар безгә чиратлап йокларга урыннарын бирделәр. Система шулай корылган: вагонга чит пассажирлар кереп урнашуга, билетларны тикшереп, “куяннарга” зур күләмдә штрафлар сала башладылар. Поездга утырганда беркем дә билетсыз керә алмый югыйсә. Хокук даулаудан бер мәгънә дә юклыгы көн кебек ачык, барыбыз үзләре сораган сумманы чыгарып салдык. Инде вагон тормышына җайлашып беткәндә, поездның Уфага – безгә кирәк маршрут буенча түгел, бөтенләй икенче якка баруын белеп, шок хәлендә калдык. Уфа поезды урынына безне Харьковка баручысына утыртып җибәргәннәр. Вагонда ыгы-зыгы кубып, Соль-Илецкидагы станциядә төшеп калмый чара калмады.. Танышларыбыз кушуы буенча 2шәр чиләк черешня, помидор алган идек. Алар кайтып җиткәнче череп бетеп, ташларга гына туры килде.
Соль-Илецкидан Оренбургка такси белән кайтырга туры килде. Оренбург-Уфа поездына кабат билет алып, 1 тәүлек дигәндә төнге икедә Уфа тимер юл вокзалында төштек. Аннан иртәнге 6да Уфа-Чебоксар автобусы белән М-7 трассасы буенча Олы Нырсы авылы турысына кадәр кайттык. Биредә инде безне каршы алдылар. Исән-имин якыннарыбыз белән күрешә алуыбыз белән без бик бәхетле идек. Без кайтып җиткәнче үк Ташкентта калган туганнарыбыз телефон аша безнең өчен борчылып, язмышыбыз белән кызыксына башлаганнар иде инде. Әти-әниләребез тәмам хәфага төшкәннәре, безнең исән-сау икәнлекне күреп ничек сөенгәннәре бүген дә хәтердә. Моннан соң да ерак сәфәрләребез шактый булды, әмма Ташкентка баруыбыз күңел түрендә аерым истәлек булып саклана. Нәрсә генә булмасын, күңел тагын Урта Азиягә тарта, кызганыч, туганнарыбыз вафатлар инде. Гайрәтле Гайрәтне булса да күреп кайтасы иде....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев