Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Энергиясенә соклана идем

Үткән гомер юлының яртысын мәктәп директоры булып эшләүгә багышлаган Рөстәм Нурми улы Нигъмәт­җанов шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгели. Теләче районының Тиләҗе авылында туган егет укы­тучылык эшчәнлеген үзе белем алган Иске Җөри ур­та мәктәбендә башлый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Мәртен си­гезь­еллык мәктәбенә ма­те­матика, физкультура укы­тучысы итеп җибәрелә. 1975 елда шул мәктәпнең ди­ректоры итеп билгеләнә. 1982-1989 елларда Юлбат си­гезьеллык мәктәбе, 1989-2010 елларда Юлбат ур­та мәктәбе директоры, ма­тематика укытучысы.

undefinedРөстәм нигъмәтҗанов (сулда) 8еллык мәктәп ачылу тантанасында колхоз рәисе мәннәф Әхтәмовтан символик ачкыч ала. 1982 ел.

1982 елда Юлбат башлангыч мәктәбе базасында 8 еллык мәктәп ачу турындагы ка­рар июль ахырында гына чыгып, мәктәп бер ай эчен­дә яраклаштырылган би­на­ларда эшли башлады. Кол­хоз идарәсе төзелеше тә­мамланып килүче ашханә бинасын мәктәпкә бирде. Гомумән, хуҗалыкның ул­ вакыттагы рәисе Габ­тел­­мәннәф Гапсәләм улы Әхтәмов үзенең эш дәве­рен­дә мәктәпкә бик зур ярдәм итте. Ә директорга яңа ачыл­­ган мәктәпнең матди-техник базасын булдыру, укучылар, укытучылар кол­­­лективын туплау, Йо­сыф-Алан авылыннан ки­лүче 30-40 укучыны көн са­ен йөртергә колхоз ида­рәсеннән транспорт алу, укы­тучылар өчен фатирлар табу, аларны утын белән тәэмин итү бурычы куела. Ул елны 3 сентябрьдә Юлбатта зур янгын чыгып 20 хужалык бөтенләй янып бетте, 5 йорт зыян күрде. Бу янгын мәктәп биналарын төзеп бетерүдә дә тоткарлык тудырды. Берничә вакыйга хәтергә нык кереп калган: ноябрь ае, җиңелчә генә җепшек кар явып тора, мәктәп бинасы җылы, укучылар дәрестә утыра, ә котельныйның түбәсе ябыл­маган әле. Икенчесе август конференциясенең пленар өлеше белән бәйле. Конференциягә мәктәпнең бер укытучысы да бара алмады, хатын-кызлар каби­нетларны 1 сентябрьгә әзер­ли, ир-атлар укытучылар бүлмәсенә мич чыгара. Рөс­тәм Нурмиевич мине генә, эшкә килгән җирдән чакырып алып, яшь белгеч буларак, конференциягә җи­бәрде, үзе мич чыгаручылар янында эшләп калды. Мин, ул вакытта яңа гына педогогия институтын тә­мамлап кайткан яшь укы­тучы, әле генә 33 яше тулган директорның ташып торган энергиясенә, авылны, үз эшен яратуына, көчле оеш­тыру сәләтенә чын күңелдән соклана идем.

1989 елда аның җитәкче­ле­гендә 192 урынга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бинасы 9 ай эчендә, ул заман өчен бик кыска срокта, файдалануга тапшырылды. Яңа бинага җиһазлар кайтарту, укучылар өчен остаханә җиһазлау, мәктәп яны интернатын төзү, кышкы сезонда ике катлы зур бинаны тиешле җылылыкта тоту өчен транспорт табып Шәмәрдәннән күмер кай­тарту, яңа урында, ялан кыр­да, мәктәп яны тәҗрибә участогын булдыру, уку­чы­­ларны тукландыру мәсьә­ләсен үз көче белән хәл итү һ.б. – болар мәктәп ди­ректоры җилкәсенә төшкән вазифаларның гади күзгә күренеп торганы гына. Җи­тәкчелек тә яңадан-яңа алымнар сорый, чөнки урта мәктәптә эшләүче пе­дагогик коллектив алдына сигезьеллык мәктәп белән чагыштырганда үзгә бу­рыч­лар куела: мәктәпне тәмамлаган укучыларны югары уку йортларында укып белем алырга хәзер­ләү, өстәмә һөнәр бирү, мөс­­тәкыйль тормыш шарт­ларында югалып калмас­ка өйрәтү.

Югары категорияле җитәкче Рөс­тәм Нигъмәтҗанов бу бу­рычларны сабырлык, та­ләпчәнлек, үзенә генә хас зирәклек һәм акыл белән бер-бер артлы җиңә барды. Ул вакытта күпчелеге яшь белгечләрдән генә тор­ган укытучылар коллек­тивының педагогик оста­лыгын туктаусыз үстерүгә ирешә алды. Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен аңа Халык мәгарифе отлич­нигы исеме бирелде, Та­тарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп кол­лективы укыту-тәрбия эш­ч­әнлегендә алдынгы урын­нарда барды. Район кү­лә­мендә педагогик кол­лективның иҗат отчеты иң беренче безнең мәктәптә үтүе дә – шуның бер күр­сәткече. Укучыларыбыз даи­ми рәвештә фән олим­пиа­далары призерлары булды. Мәктәпне тәмам­лау­чы­лар­ның күпчелеге мах­сус урта һәм югары уку йортларына керделәр, төрле тармакларда эшчәнлекләрен уңышлы дәвам иттеләр.

Тормыш иптәше, Татар­станның Атказанган укы­тучысы Венера Хәсәновна, аның җаваплы эшендә ныклы таянычы булды. Гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар да әти-әниләре шикелле игелекле һөнәр сайладылар. Олы кызлары Чулпан республика клиник хастаханәсенең пе­­­ринаталь үзәгендә аб­руйлы табиб-гинеколог, ке­че­се Ландыш – Саба гим­на­зиясендә тәҗрибәле чит тел­ләр укытучысы. Алар дүрт оныкка кадерле әби-ба­бай.

Юбилярга алга таба да балаларының, оныклары­ның куанычын күреп, Венера Хә­сә­новна белән тигезлектә бәхетле тормышта яшәү­ләрен телибез.

Илдар Сафин,

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X