Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Гомер буе беренче мәхәббәтемне сагынып яшәдем»

Гомер узган саен үткәннәр сагындыра икән ул. Никтер балачак, яшьлек вакытлары ешрак искә төшә.

Шуларны уйлагач, күңелгә рәхәт тә, шул ук вакытта моңсу да булып китә. Тормышың ал да гөл булса, бәлки, моңсулыгы сизелмәс тә иде.

Тормышта иремнән уңмадым. Гомер буе беренче мәхәббәтемне сагынып яшәдем. Яшь вакытта аңлап бетермисең икән ул. Өзелеп яратып йөргән чакта, төрле сәбәпләр чыгып, бер-береңнән читләшәсең.

Без дә Рамил белән (исемнәр үзгәртелде) мәктәп елларыннан ук дуслашып, аралашып йөрдек. Дуслык дигәнебез тора-бара мәхәббәткә әверелде. Әле дә хәтерлим, чыгарылыш кичәсендә бер кочак кыңгырау чәчәкләре бүләк иткән иде ул миңа.

Берсендә авылга кайткач, урманга мендек, карыйм, бер урында зәп-зәңгәр кыңгыраулар үсеп утыра. Әлеге чәчәкләрне күргәч, Рамил искә төште. Мин кыңгырауларны җыеп кайттым да, үзем белән Казанга алып киттем. Кич, мәхәббәтемне искә төшергән әлеге кыңгырау чәчәкләренә карап, йокыга киттем.

Ә төшемдә Рамилемне күрәм, ул һаман да яшь, матур. Миңа нидер әйтә, үз янына чакыра. Шулай сискәнеп уянып киттем, аннан һич кенә дә күзгә йокы кермәде. Таңга кадәр Рамилне, аның белән йөргән матур яшьлек елларын уйлап яттым. Әлеге төш күңелдә йөрткән яшьлек хатирәләрен яңартты. Без Рамил белән бер-беребезне бик яратып йөргән идек шул.

...Шулай бервакыт аның сеңлесенең туена чакырдылар. Барырга оялып, каршы килсәм дә Рамил мине килеп алды. Сеңлемнең туе булса да синнән башка мин үзем генә бармыйм дигәч, ризалаштым. Менә шул туй сәбәпче булды да инде безнең аерылышуга. Егетемнең әнисен күргәч, каушап калдым. Никтер, шулхәтле усал тоелды ул миңа.

Туйдан кайткач, мин моны Рамилгә дә әйттем: “Әниең бик усал кешегә охшаган, сине яратсам да без бергә була алмабыз. Кияүгә чыкмыйм. Үзеңә башка кыз эзлә”,– дидем дә өйгә кереп киттем. Кергәч, үкси-үкси еладым. Чөнки өзелеп ярата идем мин аны.

Шулай итеп, мәхәббәтемне ташлап, Казанга килеп урнаштым. Их, белсәм иде язмышымда нинди зур хата ясаганымны! Әлеге хаталарым мине гомер буе бәхетсез яшәтте. Кияүгә чыксам да ирдән уңмадым. Эчте, кыйнады, ахыр чиктә аерылыштык.

Беркөнне вак-төяк әйберләр алырга дип базарга чыктым. Йөрим шулай, берзаман җилкәмә кемдер кулын куйды. Борылып карасам – Рамил. Егылып китә яздым. Эш белән Казанга килгән дә буш вакытында базардан әйләнеп чыгарга уйлаган икән. Һәм көтмәгәндә, 25 ел узгач, әлеге очрашу!

“Гомер буе сине сагынып яшәдем”,– дип кочып алды ул мине. Шул вакытта күземнән кайнар яшьләр тәгәрәп төшкәнен сизми дә калдым. Гомер көзендә мин яңадан аңа гашыйк булдым. Һәм шушы көннән соң без аның белән айга бер мәртәбә булса да очрашабыз. Көненә әллә ничә тапкыр телефоннан чылтыратып, хәлләремне белә. Әйтерсең, 18 яшьлек егет белән кыз без бүгенге көндә.

Ә мин бәхетле. Аны күрү, аның тавышын гына ишетү дә минем өчен зур бәхет.

Зөлфия.

 

 

Чыганак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев