Гомерем баскычлары
Мин 1942 елның 20 сентябрендә Югары Шытсу авылында туганмын. Әтием – Әмин Сөнгатулла улы һәм Язлы Арташ авылының мулла гаиләсендә туган әнием Разия Әхмәтсафа кызы 1936 елда гаилә корганнар.
Мин 1942 елның 20 сентябрендә Югары Шытсу авылында туганмын. Әтием – Әмин Сөнгатулла улы һәм Язлы Арташ авылының мулла гаиләсендә туган әнием Разия Әхмәтсафа кызы 1936 елда гаилә корганнар. 1937 елда аларның беренче балалары туа. Шушы ук елны әтине армиягә алалар һәм ул фин сугышында бер аягын калдырып авылга кайта. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Әти тәүлек буе хезмәттә, чөнки төнлә эшләгәннәргә ипи биргәннәр. Ә ул ипи миңа имезлек салырга кирәк булган. Яшәү өчен көрәш шул вакыттан ук башлангандыр.
1951 елда 1сыйныфка укырга кердем. Мәктәптә Югары Шытсу абыстае кызы Шәфига апа белем бирде. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда атлар көттем. Ул вакытта халыкның иң зур байлыгы – яшәү терәге иде алар. Туйганчы ашый алмау нәтиҗәседер, гәүдәгә кечкенә идем. Атларга да сикереп атлана алмыйм, йөгән дә кидерергә бик авыр. Тик нужа барысына да өйрәтте. Мин, метрдан аз гына артык буйлы малай, икмәк басуына ыргылучы атлар артыннан елый-елый йөгерәм һәм кире борам. Бер хезмәт көненә 200 грамм икмәк бирәләр, ә минеке ярты хезмәт көн саналды. Ул безнең гаиләгә зур ярдәм, әнием, мәрхүмә, рәхмәтләрен укып, хәерле гомер тели иде. Өч җәй атлар көттем, ул йорт хайванына хөрмәтем гомер буе күңелдә калды.
1955 елда укуымны Түбән Шытсу мәктәбендә дәвам иттем. Уку миңа җиңелдән бирелде, җидееллык мәктәпне “4”, “5” билгеләренә тәмамладым. 1955-1957 еллар балачакның иң күңелле еллары булып хәтердә калган, чөнки тамаклар бәрәңге ипиенә туеп бетмәсә дә, ач түгел идек. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхоз дуңгызларын көтәргә алындым. Яз башыннан кар яуганчы басуда мал саклыйсың. Без гаиләдә җиде бала: абыем Раиф, энеләрем Наил, Равил, Хәмит, сеңелләрем Равия, Дания әти-әти кочагында тәгәрәшеп үстек.
Армия яше тулгач, военкоматка комиссия уздым. Без, 1942 елда туганнар, авылда өчәү: ике Рифкать һәм мин. Өчебез дә армиягә яраксыз дип табылдык. Күкрәк сөягем сынып, кабыргалар белән эчкә таба кереп, тирән яра ясалган иде. Тик солдат булу теләгем көчле, чөнки ул елларда хәрби хезмәт бик абруйлы булды. Табиблар белән тарткалаша торгач, миңа строевой хезмәткә яраклы дигән карар чыгардылар. 1961 елның сентябрендә авылдашлар зурлап армиягә озаттылар. Украинаның Закарпатье өлкәсендәге Хуст шәһәрендә өч ай ярым булгач, Венгриягә җибәрделәр. Элемтәче булып 3 ел хезмәт иттем. Кыскасы, армия хезмәте чын ир-ат итеп формалаштырды: телләр өйрәндем, дөнья күрдем. Украина, Венгрия, Румыния, Австрия, Карпат таулары бүген дә күз алдымда саклана.
Мин армиядә вакытта безнең гаилә бик авыр кайгы кичерә: 22 яшьлек Раиф абыем югары көчәнешле электр линиясе баганасында эшләгәндә токка эләгеп, янып үлә. 1964 елда хезмәтне төгәлләп авылга кайттым. Тормыш элеккечә, безнең гаиләдә бик авыр хәл: Раиф абыем фани дөньяда юк, Наил энекәш туберкулез диспансерында авырып ята. Без 15-20 көннән соң күрше егете Рафаэль белән Казахстан якларына нефть чыга башлаган Мангышлак ярымутравына юл тоттык. Анда авылдаш егет эшли иде. Миңа эш табу кыен булмады, чөнки өстемдә солдат киеме. Германиядән кайтып, комсомол путевкасы белән эшли башлаган төзүчеләр бригадасына кушылдым. Нефтьчеләр һәм нефть үткәргеч сузучылар өчен Шевченко шәһәрендә йортлар төзедек. Кичке эшче-яшьләр мәктәпләре ачылган вакыт. Урта белем алырга теләгем зур булганлыктан, 1966 елда 9 класска укырга кердем. 1968 елда бик тантаналы төстә мәктәп директоры Л.Свободина безнең беренче чыгарылыш икәнлегенә басып ясап, аттестатлар тапшырды.
Яшьтәшләрем өйләнеп тормыш корганда мин дә гаиләле булу турында уйлана башладым. Авылда күз төшкән бер кыз бар иде. Эш, фатир мәсьәләләре хәл ителеп беткән булса да, самолетка утырып туган якка очтым. Табигатьтә яз, туган як һавасы искиткеч шифалы, тансык. Югары Шытсу үзәннәргә бик бай, су юл алмаган, аяк киемен салып, кулга тоттым да, карлы суны ерып кайтып киттем.
Өйдә беренче тапкыр бәйрәм рухы сизелде. Кичке «фронтта» да эшләр көйләнеп китте, уртак фикергә килеп, кире китмәскә булдым. Кукмарага барып «ПМК-90» төзү оешмасына эшкә кердем. Автокранга ярдәмче итеп куйдылар, берничә айдан анда эшләү тулысынча минем җаваплылыкка күчте. Оешма Балтач, Кукмара, Саба районнарына хезмәт күрсәтте. Дүрт ел автокранда эшләү дәверендә күп тапкыр Мактау Грамотасы белән бүләкләндем һәм ике ел минем фото оешманың Мактау тактасында торды. 1973 елда ПМКдан Саба участогы аерылып чыкты. Ул вакытта гаиләле идем инде. Җитәкчем И.П. Бондарчук ике бүлмәле фатир бирде. Олыгая барган саен җиргә, авыл хуҗалыгына тартылдым. 1972 елда читтән торып Минзәлә совхоз техникумына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Теләче «Сельхозтехника»сында агроном булып эшли башладым. Әлеге өлкәдә белем җитмәүне аңлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, 40 яшемдә югары белемле агроном булдым. 1987 елда район җитәкчелеге мине яңа оешкан район агрохимлабораториясенә җитәкче итеп билгеләде. Шуңа өстәп, берләшмәнең профсоюз эшен дә йөкләделәр. Пенсия яшенә җиткәч тә, 4 ел – 2006 елга кадәр эшләдем.
Тормыш иптәшем Миннегөл Нәбиулла кызы Сабаның “Автотранспорт” идарәсендә икътисадчы булып эшләде. Ул алга карап, киләчәкне күреп яши торган кеше иде. Аның белән бер кыз, бер ул үстердек. Кызганыч, тормыш иптәшем арабыздан бик иртә – 2000 елда 53 яшендә үк китте. Бүген улым гаиләсе һәм кызым белән яшим.
Үз гомеремдә бер көн дә хезмәтсез тормадым, һәр кушылган эшне җиренә җиткереп, намус белән башкардым. Быел сиксәненче көземне каршыласам да, әле дә актив тормыш алып барырга тырышам. Гомер буе умарталар тотып, әлеге тырыш җан ияләренә сокланып, шулардан шифа, көч-рух алып гомер итәм.
Рәис Сөнгатуллин,
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев