Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа обойлар ябыштырганнан соң саташа башлаган [булган хәл]

Күршебез Мәсхүдә апа соңгы вакытларда йокысызлыктан интегә башлаган. Алай гынамы, саташып, күзенә әллә ниләр күренеп азаплана икән.

Бер абыстайга өшкертеп тә караган үзен, әмма файдасын тоймаган. Йокы дарулары да ярдәм итмәгән. Уйлана торгач, бу хәлләрнең бүлмә стенасына заманча обойлар ябыштырганнан соң башланганын исенә төшергән. Моңарчы да шул бүлмәдә йоклаган, югыйсә, ул чакта төннәре борчусыз үткән. Беркөн мине чакыртып кертте дә ул:

– Кара әле шушы сурәтләргә, – дип, стенага төртеп күрсәтте. – Аңладым мин тынычлыгымның нилектән качканын.

Серле караш ташласа да, төшенмәдем башта. Обойларның төсләре ачык, матур, ә бизәкләре “ах” дип әйтерлек түгел: ниндидер сызган-бозган аңлаешсыз нәрсәләр.

Шуннан ни булган, мин әйтәм. Хикмәте бар икән шул. Игътибар белән карасаң, күзгә әллә ниләр чалына ул обойларда. Әкият китапларында гына күрергә күнеккән койрыклы, тояклы, куркыныч затлар, чекрәеп сиңа төбәлгән күзләр, дисеңме...

– Җеннәр менә шулай сиздермәстән оялый инде безнең йортларга. Күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе белән генә абайламыйсың, – ди Мәсхүдә апа. – Үзем дә күзле сукыр булганмын: чуар, матур бизәкле, дип тәкъдим иттеләр бит обой ябыштыручылар. Читтән, чыннан да, шулай күренә.

Шуннан соң сабый чагындагы бер вакыйганы исенә төшерде.

– Авылда орынып торган күршебез Хәмдия апаның акылы зәгыйфьләнде. Улы моңа Мәскәүдән төрле бизәк-сурәтләр төшерелгән мендәр һәм юрган тышлары җибәргән. Ул чагында кибетләрдә ситса юк иде. Башта бик куанган Хәмдия апа, аннары шул сурәтләрдән курка башлаган. Нәрсә булып күренгәннәрдер күзенә...

Менә шуңа, ахры, Ислам дине артык чуар, бизәкле әйберләр белән мавыгуны хупламый. Ялгыз яки артык хисчән кешеләрнең зиһеннәрен чуалту өчен күп кирәкмени? “Теге дөньяда күлмәкләрнең һәр чәчәге-бизәге өчен җавап тотасы булачак әле”, – дигән иде әнием. Хәер, монысы башка тема.

Хәзерге көндә явыз көчләрнең – җен-пәриләрнең барлыгы инкарь ителми инде. Кешене юлдан яздыру өчен ниләр генә эшләми алар. Олыгаеп килгәндә дингә бирелгән танышыбыз Гариф абыйның:

– Гыйбадәт кылганда намазлыкка текәлеп карамаска тырышам, сәҗдәгә киткәндә җыерылып калган урыннары сәер затларны хәтерләтә башлый. Аларга табынуым булмасын дип шикләнәм. Әллә үзем тәэсирләргә бирелүчән кеше инде мин? – дип сөйләнгәне бар.

Мәсхүдә апа яныннан чыккач, үзем дә фатирыбызга күз йөгертеп алдым. Гаҗәп: келәмгә төшерелгән гөлчәчәкләр бер яктан караганда шул чәчәкләрнең үзенә охшаса, икенче яктан күз төшергәндә арслан башларын хәтерләтәләр икән. Абау, әллә мин дә “ычкына” башладыммы? Бизәкләргә моннан соң җентекләп карады юк!

Галиябану ХУҖИЕВА.
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев