«Яшь кызлар әти-әниләрен тыңламыйча кияүгә чыкмасыннар иде»
Мине ямьсез кыз диләр иде. Ә бер дә ямьсез буласым килмәде. Сигезенче класста укыганда, кызлар малайлар белән шаяра-уйный башладылар, аларга бик кызыга идем.
Без ишле гаилә, матур кием булмагандыр, ямьсез кыз да булгач, минем белән бер малай да уйнамый иде. 9 нчы классны тәмамлагач, авылыбызга торф бригадасы килде. Мин шунда бер карт керәшен егете белән танышып, бер нәрсә аңламаган, бер нәрсә белмәгән килеш, шул егеткә ияреп авылдан чыгып качтым. Онытасым юк, әткәй белән әнкәй авыл халкы алдында бик хурланганнар, бик рәнҗегәннәр иде. Билгеле, ул вакытта бу хәл бик хурлыклы иде.
Мин кире кайттым, тик авылга түгел, ә шәһәргә. Анда укып, берничә елдан соң, бер чибәр генә егеткә кияүгә чыктым. Инде тормышлар җайланды диеп уйлаган идем, юк икән шул. Газиз әниеңне бер рәнҗеткәч бәхет “тоттырмый” икән: балабыз булмады. Мин һаман шул беренче мәхәббәтемне уйладым. 10 елдан артык вакыт узгач, аны яңадан эзләп таптым. Бергә кушылып яши башладык. Ләкин ирем мине гафу итә алмады.
Әткәй-әнкәйнең рәнҗеше төштеме, әллә язмышмы – мин әвәләгән гаилә тормышы барыбер барып чыкмады. Балалар үстерсәк тә, бик хыялансам да, ирем мине үз итмәде. Мин һаман ялгыз идем.
Инде хәзер картаелды. 55 белән барам. Сезгә язып бер күңелне бушатасы килде. Яшь кызлар әти-әниләрен тыңламыйча кияүгә чыкмасыннар иде. Хатаңны гомер узгач кына аңлыйсың икән ул. Йөрәк түрендә онытылмаслык яра кала икән.
ӘЛФИНУР апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев