Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьлеккә кире кайтмас идем...

Шулай дип язып куйдым да, яшь­ле­гемә кайтып киттем. Безнең заман кешеләренең яшьлеге бик катлаулы, күп төрле. Мин бу язмада аның бер мизгелен генә искә алып китәм.

1956  елда VII классны тәмамлагач, кышкы айларда фермага ат белән су ташырга куйдылар. Без ике кеше, ике ат белән ферманы су белән тәэмин итәбез. Көненә 25 чиләкле 30 мичкә, өйләгә кадәр 15, өйләдән соң 15 мичкәне чиләк белән тутырасы, чиләкләп бушатасы. Су алу өчен бәкене чабып торасы. Һава торышының, үзеңнең нинди хәлдә булуыңа карамастан, фермага  су ташыйсы.  Иптәшем Миннехаҗи миннән бер яшькә олырак, аның әтисе ферма мөдире  иде. Ул сугышта булган бик әйбәт кеше, безгә бик яхшы мөгаләмәдә иде. Атларыбызга ашатырга өстәп фураж бирергә тырыша иде.

Кышның суык айлары узып, март ае  җитте. Көннәр җылына башлады, безнең эш тә бераз җиңеләйде: бәке чабасы юк. Хезмәтләребез өчен бер көнгә ике хезмәт көне, аны хәзергегә әйләндерсәк – 80 сум языла. Ул ике кило икмәк, ягъни ике буханка ипи була. Эш сәгате иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр. Өйләгә кадәр беребез, аннан соң икенчебез эшлибез. Эшебез җайланса да, өйдәге тормыш авырайды. Миннән олырак абыем бар иде, ул армиягә китте. Өйдә хуҗа булып мин калдым, тагын олы яшьтәге әби  һәм әни бар. Бер көнне әни: «Улым, ягарга утын бетеп килә, атың белән урманга барып карамыйсыңмы?», — ди. Аллага тапшырып, бер матур көнне урманга китеп бардым.  Хәйран ерак булса да, атым җитез, тиз барып җиттек. Мин кышын түгел, җәй көне дә җиләккә генә йөргән кеше. Урманның  хуҗалары турында да бернинди мәгълүматым юк. Атым алып барган юл белән урманга кереп бер ачыклыкка туктадым. Корган ботаклардан җыйнак кына йөк төяп бәйләдем дә, атымны кайту ягына борып, тарттырып карадым. Йөк бик җиңел, якында гына бер корган агач бар, балта белән кисеп шуны салырга ниятләдем. Шунда гомергә онытылмаслык бер хата ясадым: атны бәйләп куймыйча, чанадагы бауны да чишеп, эшкә тотындым. Агачны кисеп аударуым булды, атым өркеп торып чапты. Ат чаба, мин чабам, өс киемнәремне салып аттым. Чанадагы агачлар төшеп калып, алар да комачаулый. Аллаһы Тәгалә нинди көч биргәндер, аттан да каты чабып, чанага эләктем. Ат туктамый, чынлап котырган. Чак-көчкә туктатып бордым, ялан өс, тирләгән килеш чәчелгән агачларны төяп кире киттем.  Акыл керде. Атымны кайту ягына бормыйча гына бәйләп куеп,  йөк өстенә менеп утырып  тагын бер ялгышлык эшләдем: хәйран тирән карда атымны бордым, ярый, шунда тәртә сынмады. Әгәр дә сынса урманда каласы идем. Шулай итеп, үз гомеремдә беренче мәртәбә истә калырлык ялгышлыклар эшләп, утын алып кайттым. Гомер уза торды. Тракторда эшләдем, аннан машинага утырдым. Анда күргән юл газапларын язсаң, үзе бер китап булыр иде. Ләкин аны укучылар булырмы икән? Ни өчен дисәң, хәзер утынның кирәге дә шуның хәтле генә. Без йөргән урман юлларын агач басып бетергән. Соңгы 15 елда урманга беркемнең дә барганын күргән юк.

Гомер үтеп, эш узган булса да, бер дини китаптан пәй­гамбәребезнең (с.г.в.)бер хәдисен укып утырам. Аның янына бер сәхәбәсе килә һәм үзенең ат белән килүен, атын аллага тапшырып болынга җибәрүен сөйли. Пәйгамбәребез аңа әйтә: «Башта атыңны арканлап куясың булган, аннан соң аллага тапшырыр идең», – дигән. Безнең заман кешеләренең күбесендә ялгышлыклар күп булды, аларны хәзерге заман укымышлы кешеләре ясамаса иде.

Яшьлек бер генә булса да, мин ул яшь­леккә кире кайтмас идем.

Габделәхәт  Шакиров,

Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев