Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Игътибар йөрәккә дәва

Өлкәнәйгәч күп кирәкми, Безгә бик аз да җитә. Ягымлы сүз, игътибардан Йөрәкләр җылынып китә.

Лаеклы ялга чыгып, өйдә тора башлагач, кеше үзен ничектер ким, кирәксез кеше итеп тоя башлый. Ә менә безгә, Шекше урта мәктәбендә эшләп чыккан ветераннарга, һич тә моңсуланып йөрергә урын юк. Мәктәп коллективы, профсоюз оешмасы үзенең һәр әгъзасына, бигрәк тә өлкәннәргә зур ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәтә. "Белем көне", "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәренә генә түгел, мәктәптә үткәрелгән һәр бәйрәмгә чакырып кунак итәләр. 1 нче октябрь- Өлкәннәр көнен дә көтеп алабыз. Чәй табыны артында, бер - беребез белән күрешеп, хәлләр белешү, балалар көче белән әзерләнгән концерт карау безнең өчен өчен куаныч. Укучылар белән үткәрелгән төрле чараларда актив катнашабыз, үзебезнең хатирәләр белән уртаклашып, балаларны кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирәбез. Укытучылар, укучылар белән очрашу, аралашу безгә күпме көч, энергия, яшәү дәрте бирә. Шулай ук район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты да безне онытмый. Районда үткәрелгән мәдәни чараларга алып баруны да оештыралар. Үткән елларда гына "Казан" бию ансамбле чыгышын, районыбыз үзешчәннәренең иҗат концертын бик яратып карадык.

Дөнья булгач төрле хәлләр була: кайгысы да, шатлыгы да янәшә йөри. Туган көннәребез, юбилейлар белән иң беренче булып мәктәп дирекциясе, профсоюз оешмасы котлый. Кемгә дә булса кайгы - хәсрәт килә икән, шулай ук профсоюз оешмасы рухи, матди ярдәм күрсәтә, авырлыкларны кичерергә ярдәм итә.

Гүзәлия Нотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев