Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Икәүләп кыйнаганнар

Икәүләп кыйнаганнар

Шушы   көннәрдә  район  суды белә  торып  кеше  сәламәтлегенә  авыр  зыян  салып, шуның белән аның гомерен куркыныч астына куйган өчен Казанда яшәүче  Кузнецов белән  Эргашевка карата  кузгатылган  җинаять  эшен карады.   Вакыйга узган  елның июлендә була. Кузнецовның гаилә тормышы барып  чыкмый. Хатыны аерылырга гариза бирә һәм танышулар  сайтында башка ир белән аралаша. Авыр  минутларда  ул  аңа ярдәм итә. Кузнецовка бу бер дә ошамый һәм ул  ватсап аша  язып, хатынының  яңа танышы Л.га аралашуларны туктатырга чакыра. Аннары  яный ук башлый. Ахыр  чиктә акылга  утырту нияте белән,  2015-2018 елларда төрмәдә утырган рецидивистны ияртеп,  кичке сәгать 9да А.  яшәгән  йортка – Саба  районы  авылларының берсенә  килә. Машиналарын  авыл читендә калдыралар. Л.ның өйдән  чыкканын 2 сәгать  чамасы  көтәләр. Инде  китәбез дигәндә генә, йортта  ут кабына. Ике адәм  актыгы   өйдән  чыгучыга ташлана. Кузнецов  пневматик пистолетын эшкә җигә, Эргашев тимерчыбык белән кыйный. Соңыннан суд-медицина  экспертизасы Л.ның маңгай сөяге эчкә батып  сынуын, башы эченә һава  җыелуын һәм башка авыр җәрәхәтләр  алуын раслый.  

Суд аларның икесен дә РФ Җинаять  кодексының 111нче статьясы 3нче  бүлегендә каралган җинаятьне  эшләүдә  гаепле дип тапты һәм Кузнецовны –5  ел да 6 айга, Эргашевны 6  елга  ирекләреннән мәхрүм итү турында  хөкем карары  чыгарды.

Рәдис  Хәлимов,

суд  администраторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев