Йомшак маҗаралары
Йомшак атлы песиебез бар безнең. Быел көз аңа бер яшь тулды. Матурлыгын язып аңлата торган түгел.
Дүрт тәпие, борын өсте, түше – барысы да актан. Кече улым телефонын кулга алса, Йомшакның күзе шунда гына. Шаянлыгы – үзе бер хикмәт. Беркөнне мунча алдыннан чыгып киләм. Кинәт кенә башымдагы береткам юкка чыкты, идәнгә дә төшмәде, тәгәрәп тә китмәде. Мондый хәлнең булганы юк иде бит, дип өскә карасам, ишек өстендәге тәрәзә тупсасында Йомшак утыра. Алгы тәпиләрендә минем беретка!
Кая барсам да, миңа иярә бу. Күрше урамнарга кадәр озата бара, кайтканымны каршы ала. Бервакыт “Кызыл базарга” юл тоттым. Хәйран йөрдем. Кайтырга чыксам – мине урам башында көтеп утыра. И, сөенде дә соң! Әле алдыма, әле артыма чыгып, сикергәләп сагынуын аңлатты. Хәләл әбием (ягъни хатын була инде) сөйли: “Йокысыннан торды, бар урын-җирне карап чыкты. Аннары бүлмәңнең тәрәзә төбенә менеп ятты. Сине шулай көтә ул. Кайтканыңны күрсә, сикереп төшә дә, ишек тупсасына барып утыра”. Әйткәннәре хак аның.
Димәк, песиләрдә дә бар икән озатып калу-каршы алу. Сине эт шулай көтеп алса, исең дә китмәс иде. Бу бит бәйсезрәк булырга яраткан мәче! Ничек яратмыйсың үзләрен! Эт белән песинең аермасы кайда дигәндә, беренчесе хуҗасын шартсыз ярата, ә мәченең мәхәббәтенә лаек булырга кирәк.
Өлкән бертуганым Казан каласында яши. Хәсән исемле баҗасы бар. Бервакыт яңа фатирга күченәләр болар. Бар әйберне алалар, песине генә таба алмыйлар. Килеп чыкмагач, китеп баралар. Ике елдан соң иртән торып ишек ачсалар – ишек төбендә песиләре утыра! Ябыккан, картайган була. Тугрылык шушы буладыр инде ул, җәмәгать. Без, адәми затлар, дөнья малы дип, кайчак туганлыкны да, ошбу җиһанда кунак икәнлегезбезне дә онытабыз. Гомерләр бер генә бирелә. Патшага да, фәкыйрьгә дә артыгы юк. Җир астыннан юллар да салынмаган. Бу дөньяга мәңгелеккә килгән кебек хис итү чоры да тиз уза.
Үз кадеребезне белеп, ахырдан үкенмәслек итеп яшисе иде.
Мәгъдәнур Гатауллин.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев