Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ҖИРДӘ ЯКТЫ ЭЗЕҢ КАЛСЫН

Үткәннәрне искә алып, хәзер­гене күзаллап алырга булдым әле. Һәр кешенең дөньяда яшәгәндә искә алырлык гамәле кала.

Гамәлләрнең  күпчелеге халык белән эшләгән кешедә ачык чагыла.  Кайберәүләр хез­мәткәрләренә  тиешсез урында  явыз, мәрхәмәтсез була, ә икен­челәре бакыйлыкка  үзен  са­гынып  искә алырлык итеп  кү­чә.  Андыйларны ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан, өлкән буын кешеләре  әле дә искә алып, үрнәк итеп сөйли. Әйтик, 1950-1965 елларда колхоз рәисе булып эшләгән Әхмәдулла абый Сөнгатовны, ферма мөдире Вазиф абый Харисовны,  Рәүф Исмәгыйловны яхшы яклары бе­лән генә искә алырлык. Халык белән эшләгән бу кешеләрнең җирдә  якты эзләре калды. Ә кайберләренең тискәре якларын искә алып сөйләшү гадәткә кергән. Рәүф Исмәгыйлов  авылыбызда 40 ел электромонтер булып эшләде. Сатыш авылына беренче электр линияләре сузып, колхозның төрле тармакларына, шулай ук шәхси хуҗалыкларга ут керткән кеше. Ул чорларда дизель электр станциясендә дежур торып, авылны ут белән тәэмин иттеләр. Электриклар хезмәтенең җаваплылыгы бәһасез, чөнки аларга буранда да, яңгырда да гомерләрен куркыныч астына куеп эшләргә туры килә.  Минем электр тогы тоткан кешене күргәнем бар. Электриклар баганага менгәндә дә йөрәгемә ярамый, куркам. Рәүф Исмәгыйлов (вафатына инде 15 ел)  менә шундый куркыныч хезмәттә эшләде. Мин аны үзе исән чагында район газетасына язган идем. Мәкаләне  укыгач, бик аптыраган, «Мәдинә кайдан белде икән, җитәкчеләр дә белмәде», дигән. Ничек бел­мисең, күреп йөрим бит,  мин, беренчедән, аның чордашы, һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәргә  туры килде.  Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Менә аның улы Рөстәм Исмәгыйловның да Сатыш мәктәбендә директор булып эшләгән вакытларын өлкән буын укытучылар горурланып, мактап сөйлиләр. Иң рәхәт вакытыбыз  Сәлмән Гыйльмиев, Рөстәм Исмәгыйлов һәм Илнур Исмәгыйлов  эшләгән чор, диләр. Әйбәтне кем яратмый? Тиешсез урында кырыс булса, әлбәттә, ачу килә. Бакыйлыкка күчкән Рәүфкә, Илнурга җәннәт нигъмәтләре бирсен. Һәр кешегә дә җирдә үзеннән якты эз калдырып яшәргә язсын!

Мәдинә Каюмова,

Сатыш авылы.

Фото: https://pixabay.com | bluebudgie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев