Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ирем чүпрәккә әйләнде, чын ир шундый буламы инде?!

Иремә бер тамчы да хөрмәтем калмады. Болай булыр дип уйламаган идем.

Хатын-кызга минем кебек бөтен тормышны үз җилкәсенә алырга ярамый икән. Ләкин хәзер соң инде. Ирем, гафу итегез, чүпрәккә әйләнде! Миннән башка кибеттән ризык та алып керә белми. Күзгә песи кебек карый да: “Шулай итсәм ярыймы?” – дип сорый.

Без аның белән техникумда укыганда таныштык. Ул вакытта мин Аяз исемле егет белән йөри идем. Аяз кызу канлы, үткен егет иде. Камил аның капма-каршысы – әкрен генә сөйләшә, елмаеп кына тора. Бервакыт шулай Аяз белән талаштык. Егетем, мин яшәгән тулай торакка килеп, бүтән кызлар белән танышып, тавышланып йөргән. Бу турыда ишеткәч, Аязга бик нык ачуым чыкты. Аны куып җибәрдем. Бу хәлләр турында Камил дә белде. Шуннан соң ул гел минем янәшәмдә булды. Әкренләп Камил минем иң якын дустыма әйләнде. Бу вакытта Аяз бүтән кызлар белән чуалып йөрде. Сөйгәнем белән аралар суынды. Югыйсә, мин аны чынлап ярата идем. Камил исә минем шәүләмә әйләнде. Мин кайда – ул шунда. Без аның белән бер тапкыр да ачуланышмадык. Егерме бер яшемдә Камил миңа тәкъдим ясады.

«Әйдә, өйләнешик. Минем гел синең белән буласым килә...» – диде.

Мин ризалаштым, гәрчә Камилгә карата көчле ярату хисләрем булмаса да. Тыныч ир белән яшәргә рәхәтрәк булыр, йөрәк бозылмас дип уйладым. Кияүгә чыгарга җыенуымны ишеткәч, яныма Аяз килде.

– Нишлисең син, Фәния?! Камил кебек ирне син изеп бетерәчәксең! Сиңа үзең кебек көчле кеше кирәк. Әйдә, чык миңа. Без бер-беребезне яратабыз бит... – диде.

Мин ризалашмадым. Дөресен генә әйткәндә, Аяздан куркып калдым. Ул шундый кыю, горур. Хатын-кыз дип тормый, теләсә нәрсә әйтеп ташлый. Ә Камил белән тыныч.

Шулай итеп, Камил белән өйләнештек. Барысы да очрашып йөргән вакыттагы кебек. Ирем тыныч, һәр мәсьәләдә минем белән киңәшләшә. Кызыбыз туды. Бу вакытта иремә тулай торактан бүлмә биргәннәр иде. Тормышыбыз тыныч кына дәвам итте. Тора-бара Камилнең бер сыйфаты ачуымны китерә башлады – аның бернәрсәгә дә исе китмәве. Фатир алу турында да уйламый, кешедән дә көнләшми. Бер генә сүзе бар: “Ярар инде!” Ә мин көнләшәм, танышларымның фатир алуына да, балаларының махсус мәктәптә укуларына да...

Камилне көтеп утырсам, шул тулай торактан мәңге чыкмаячагыбызны аңлап, үзем эшкә керештем. Туганнан туган апа белән киңәшләшеп, базарда үземнең сәүдә ноктасын булдырдым. Хатын-кыз күлмәкләре белән сату итә башладым. Тормышны шулай акрынлап җайга салдым. Тулай торактан бер бүлмәле фатирга күчендек. Аннан ике бүлмәлене алдым.Ни өчен мин дип язам боларны, чөнки Камил тормышны алып бару өчен бармакка бармак та сукмады. Аның эшләгән акчасы ашарга да җитмәс иде.

Күптән түгел туй мәҗлесенә бардык. Туганнар, танышлар җыелган иде. Барысы да ирләре белән елмаеп-көлеп утыра. Ә минем ирем бүрәнә кебек. Ни сүзе, ни үзе дигәндәй. Оят булды, гәрчә сер бирергә теләмәсәм дә. Минем дә башкалар шикелле көчле, горур, шат күңелле ир кочагында, ир канаты астында яшисем килә. Ә ул юк. Ир минем канат астында яши. Һәм сорау туа: нәрсәгә кирәк миңа андый ир?! Аерылышыйк дигән идем, Камил елый ук башлады(!) Миңа тагын да җирәнгеч булып китте. Чын ир шундый буламы инде?! Безгә хәзер кырык тула. Иремне куып чыгарсам, кая бара ул? Кешелектән генә чыгачак. Тик минем аның белән бер түбә астында да яшисем килми. Туйдым. Гомерем узып бара. Ир канаты дигән әйберне күргәнем дә юк.

Аяз матур гына яшәп ята. Балаларын урнаштырган. Сокланып карап туймаслык ир. Ә минем Камил бабайлар кебек. Тыныч ир белән рәхәт диләр. Юк, бер генә дә рәхәтлек күрмәдем. Ә минем хатын-кыз бәхете татыйсым килә. Ләкин ничек?!

З.Фәния

Чыганак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев