Җирләр гиздек – гомер кичтек
Гомерләр узгач та балачактагы хатирәләр искә төшә икән. Минем әбием Латыйфа карчык заманы өчен гыйлем иясе иде. Бервакыт әби миңа ашап утырганда:
– Улым, ризыгыңны бик чәчеп ашыйсың, пөхтә итеп ашарга тырыш, җыясы ризыгың читтә булыр, - диде.
Газетага мәкаләләремнең чираттагысын язарга утыргач, әбиемнең шушы сүзе искә төште. Элекке кешеләр бар нәрсәгә ничек игътибарлы булганнар. Күп йөргән – күп күргән, дигән сүз бар. Мин бу язмамда 1970 елларда Архангельск якларына булган сәяхәтебезне тасвирлап үтмәкче булам.
Хөкүмәтебез хәрби хезмәткә яраксыз иске машиналарны ремонтлап, халык хуҗалыгына бирергә, дигән заманы өчен бик тә мөһим карар кабул итте. Шундый 7 машина Саба автохуҗалыгына да бүленде. 5 бортлы «Газик» машинасын Казанга эшелон белән китергән җирдән алдык. 2 машинаны Архангельск хәрби округыннан барып алырга дип автохуҗалыкка язу килде. Бу машиналарны алып кайтырга авылдашым Хәйдәр Гайнетдинов белән миңа насыйп булды. Яшь чак – тәвәккәл чак. Поездга аз гына акча һәм чеклар китабын (чековая книжка) алып сәфәргә кузгалдык. Җәйнең матур көне. Үзебезчә ремонтланган машиналар булгач, үз хуты белән кайтырбыз дип планлаштырдык. Казаннан поезд белән Мәскәүгә, аннан Архангельскка киттек. Поезд күп җирдән урман эченнән чаба. Соклангыч матур нарат агачларын карап барабыз. Без ул чакта белмәгәнбез, урманнар тимер юл буйларында гына калган булган инде. Икенче көнне Архангельск каласына килеп җиттек. Безнең төгәл адрес та юк. Башта шәһәр белән танышырга булдык. Күзебез иң беренче аяк астындагы юлга төште: машина юлы агачтан җәелгән. Кайсы ел икәнен хәтерләмим, урак өстендә каты яңгырлар башланды. Шәмәрдән ашлык кабул итү пунктына керү юлы сазга әйләнде. Шул вакытта урманнан агач кисеп, шуны түшәп, юл салдылар. Башкача йөреп булмады. Ул вакытта бу бик зур эш булып күренгән иде.
Мондагы юлларны күргәч, Шәмәрдәннеке вак әйбер булып тоелды. Без бу юлга бик күп агач киткәнлеген күреп, ник болай эшләүләре белән кызыксындык. Мондагы бер кеше юл салу өчен башта 4 метр калынлыктагы сазны казып алырга, аннан соң балчык я таш тутырырга кирәк, ул эшләргә караганда агачтан салу җиңелерәк икәнлеген аңлатты. Алга таба субай өстендә утыручы аслары 1,5метр чамасы ачык булган 2 катлы агач өйләр очрады.
Океан корабльләре торган җиргә киттек. Йөкләрен бушаткач, алар су өстендә бик биек булып, хәтәр тибрәлеп торалар иде. Океаннан корабльләр керә торган җирдә тимер юл күпере бар, корабльләр кергәндә ул күпер югарыга күтәрелә, аннан соң күпер урынына төшеп утыра икән.
Шулай итеп, шәһәрне карап йөри торгач, кич җитте, кунарга урын кирәк, кунакханәләрдә безгә урын булмады, йөрибез дә йөрибез. Үзебезнең машинаны белешәсе урынны да таптык. Ул Архангельск хәрби округының штабы булып чыкты, анда сакчы иртәгә килерсез диде дә, ишекне бикләп куйды. Йөри торгач, сәгать 12 тулды, төн якты, анда бу вакытта караңгы төшми икән. Без шәһәр кырыенда йөрибез. Матур-матур йортлар янындагы бер иске генә өйнең ишеген шакыдык. Бер әби чыкты. Үзебезнең кемлегебезне һәм йомышыбызны аңлаткач, ул безне кунарга кертте. Сумкада булган ризыкларны ашарга утырдык, без татарча сөйләшәбез, әбине марҗа дип уйладык инде. Әбиебез татар булып чыкты. Аларның гаиләләрен революциягә кадәр үк сөргенгә сөргәннәр. Әби татарчасын оныта башлаган, шулай да безнең белән елый-елый сөйләште. Чәйләр кайнатып, безне сыйлады. Иртәгесен ашатып, кундырган өчен акча да алмыйча, елый-елый озатып калды. Шунысына игътибар иттек: озак еллар читтә яшәсә дә, намаз укый иде ул.
Без машина белешәсе урынга бардык. Документларны күрсәткәч, Плесецкий дигән җиргә барырга куштылар, анда безне майор Луцау каршы алачагы, аңа рациядән хәбәр итәчәкләрен әйттеләр.
Поезд белән кирәк җиргә киттек. Майор каршы алды. Ул көнне безне кунакханәгә урнаштырып, икенче көнне ике машина алып килеп күрсәттеләр, алар безгә бик ошамады, яңадан ике машина алып килделәр, без бу икесен алырга булдык. Майор безнең акча документларын карагач: «Сезнең бу акчалар туалетка да барырга җитми», - дип көлде. -Мин машиналарны вагонга төятәм, сезгә кайсы тимер юл станциясе якын, шунда җибәрәм», - дип, тиешле урыннарга кул куйдырып, командировочныйларга мөһер сукты да, безнең белән саубуллашты. Ул вакытта анда космодром төзелә иде. Мондагы юлларны күргәч, үзебез машина белән кайту теләге бетте. Безнең башта яңадан бер план бар: шушы өлкәнең Вилский районы Солга авылында безнең авылдан күчеп киткән авылдашлар эшли. Алар арасында иптәшем Хәйдәрнең баҗасы Валерий белән Суфия, күршем Зарипов Раузит белән Тамара, Фәния апа белән Рифкатьләр яшиләр. Без поезд белән шуларга кунакка киттек. Авыллары бик матур җиргә, урман эчендә, тау астына урнашкан. Тау өстеннән поезд узып китә. Без авыл урамыннан әкрен генә сөйләшә-сөйләшә барабыз. Берзаман каяндыр безгә: “Сатышлар, кая барасыз?” дип кычкыралар. Ялгыш ишеттек ахры, дип, туктап, аптырап карап торабыз. Безне Фәния апа ничек танып алгандыр, Аллаһының рәхмәте инде бу, югыйсә алдан хәбәр дә итмәгән идек. Шулай итеп, без бер атна кунак булып, андагы эшләр белән танышып йөрдек. Илебезнең байлыгын күреп хәйраннар калдык. Монда такта яру пункты, анда бер урында 4 пилорама ике смена бертуктаусыз эшләп тора. Бер сменага бер пилорама 200 фесметр агач яра. Агачны урманнан тимер юл белән чыгаралар, тиешле озынлыкка кисеп, махсус күлгә бушаталар. Ул күлләргә басмалар салынган, шулар буенча агачны йөздереп китерәләр, махсус көйләнгән транспортерлар агачны пилорамага китереп кертә. Ике пилорама агачны бер төрле итеп яра, бер-бер артлы урнаштырылган, алар ярган агачны яңадан икенче ягын куеп яралар, моннан әзер продукция чыга. Эш бик каты, акчаны бушка бирмиләр, ул материаллар кайларга киткәндер, анысын без сорашмадык. Шулай итеп, без авылдашлар янында яхшы гына кунак булып кайтып киттек. Кайтып җитсәк, өйгә телеграмма килгән, машиналар Шәмәрдән станциясенә килеп җиткән. Без тиз генә Шәмәрдәнгә киттек. Анда безнең машиналарны бушатып яталар. Ул машиналар автохуҗалыкта күп еллар хезмәт иттеләр. Берсендә бергә барган Хәйдәр Гайнетдинов үзе эшләде.
Язмам ахырында анда калган авылдашлар хакында да язып үтим. Аларның күбесе илебезгә кайттылар. Тамара белән Раузит Зариповлар Сабада яши, 32 ел хезмәт итеп кайттылар. Теләгән кеше аларның ничә км агач ярганын исәпләп чыгарыр. Рифкать инде вафат, Фәния апа Сабада яши. Суфия белән Валерий анда калдылар, урманнар беткән, эш юк дип язалар.
Габделәхәт Шакиров,
Сатыш авылы.
Фото: https://pixabay.com | Larisa-K
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев