Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Исән чакта кадерләрен белик....

Ана күңеле – балада, баланыкы – далада, диләр. Әниләребезне рәнҗетмик: алар үзләре вафат булсалар да, җаннары безнең белән...

 “Татарстан-Яңа Гасыр”  каналыннан  “Әнием­нең җылы кочагы” тапшыруын яратып  карап барам. Үземнең әнием 1986 елда 83 яшендә вафат булды. Бер ел яман шеш белән авырды. Әти сугыштан авырып кайтып, 1942 елның августында вафат булган. Алты бала үстек. Ике абый сугышта,   бер абый, ике апам янына   1942 елның 10 апрелендә мин  туганмын. Әти вафат булганда миңа 4 ай да 21 көн булган. Тора-бара  абыйның берсен  ФЗӨгә алганнар.  Әнигә өч бала калганбыз. Минем күзләрем, 5 айлык булыр-булмаста, дөм сукырайган. Бу вакытта апаларның олысына 10 яшь, икенчесенә 5 яшь булган. Олы апам әни өчен  эшкә йөргән, әни мине кайларга гына йөртмәгән. Казан табиблары да ачылмаячак дигәннәр.  Кукмарадагы бер дәвалый  торган кешегә дә барып караганнар, ул да   өметле сүз әйтмәгән.  Кукмарадан кайтканда, Тимершык кешеләре очрап, авылларында күз авыруларын дәвалый торган карчык барлыгын әйтеп, үзләре белән алып барганнар.  Ул әби карагач: “Балаңа  бик каты күз тигән, син бүген өеңә кайт, сине туендырып ята алмыйм, иртәгә кич куна килерсез, Изгеләр чишмәсенең суын да, ваграк ташларын да алып кайтырсың. Таң суы кирәк”, –дигән. Әни шулай  мине күтәреп һәр көнне иртән барып, кич кайтып җиде көн  йөргән. Минем күзләрем биш көннән ачылган. Менә нинди шифалы ул   әниләрнең җылы кочагы...

Туганнарым  бар да читкә чыгып киттеләр, мин әниемне ташлап китә алмадым.  Бер эштән дә курыкмадым. Фермада сыер да саудым, учет эшләрен дә алып бардым. Амбарда кладовщик та, кибетче  дә  булдым. Үз тормышымны да алып бардым, әнинең эшенә дә вакыт таптым.  Йокы, ял дигәннәре миннән ераграк булды. 

2003 елда хуҗалыкка урман артында печән бүлделәр. Кызым гаиләсе белән Яшел Үзән районында яши. Кече улым да шунда эшкә урнашты. Олы улым өйләнеп, авылда әни урынында төпләнде. Алар да, бар халык печәндә, әле җыелыш буласы бар. Минем чыдый алмаслык булып башым авырта, күземне ачарлык хәлем юк. Мин читтәрәк утырам. Кулыма нидер килеп кунды, куып җибәрдем, үзем күрмим. Аннан уң як битемә килеп кунды, тагын кудым, кулыма кунды.  Әни үлгәндә  аллы-зәңгәрле   чәчәкле, яшел яфраклы күлмәгеннән иде. Күземне ныклап ачып карасам, күбәләк тә нәкъ шундый төстә! Әни, әллә синме бу, дип елыйм. Баш авыртуым да бетте.  Кызым, улым, җиде яшьлек оныгым кайтып төштеләр.  Печәнне  дә киптердек, җыйдык, алып та кайттык. Әле дә уйламый калган көнем юк:  әниләр вафат булгач та безнең өчен  борчыла икән. Әни үлгәндә дә минем төшкәнемне көтеп торган: апалар  әни үлде, дип чыкканнар. Мин кергәч, әни күзен ачып, өч бармагымны кысып җан бирде.

Ана күңеле – балада, баланыкы – далада, диләр.  Балалар, әниләрегезне рәнҗетмәгез: алар үзләре вафат булсалар да, җаннары безнең белән. 

Аналарның белик кадерен,

Барлап, карап торыйк каберен.

Әниләрнең ризалыгын алсак,

Ходай үзе бирер  әҗерен.

Фирая Гыйльметдинова.

Оет авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев