Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Капка төбе бәйрәме

1992 елның 8 феврале кичендә телевизордан Капка төбе бәйрәме күрсәттеләр. Методист буларак, андый мәдәни чараларны караганда, мәдәният хезмәткәрләре семинарында яңа формалар тәкъдим итәр өчен, теркәп куйгалый идем. Тик бәйрәмнең кайсы районда оештырылганын язмаганмын.

Шул караламаны  таптым да, ноутбугымда җыярга булдым. Мондый текст килеп  чыкты: “Бер  капка төбенә таба, урам иңләп,  авылдашлар килә, эчпошыргыч  озак баралар. Сабантуйга  баралар мени! Менә  Бишпар уены  башланды. Бу уенны  кич белән клуб­ларда гына  уйныйлар  бит.  Уенда тотылган парга  биюдән башка  жәза  бирелми, ә болар җырлаттылар  егетне. Йөгереп арганнан  соң, җырлау  өчен  тын җитми бит  инде ул! Гаҗәп, тырышты егет.  Сигезле уены да  капка төбендә уйналмый шул. җитмәсә,  уртадагы  парлар артка таба  әйләнә башладылар, безнең якта кулларны  алмаштырып, икенче якка  гына  биеп әйләнәләр. Тагын бер кызны  җырлаттылар. Матур җырлый  үзе. Тик сүзләрен  дөрес әйтми. “Сандугачлар -  капкада,  канатлары  тактада”  түгел бит  инде  ул!.. Сандугач канат кага, канатлары  талса  да,  дип җырларга кирәк иде. Зөфәр Билаловтан откандыр инде. Куючы  режиссер  Алмаз Хәмзин  мондый  гына  җитешсезлекләргә  игътибар ит­мәгән, күрәсең...”

Инде дә  килеп, әүвәл капка  төбендә ни­чек кич утырганнарын искә төшерәсем  килә. Көндез тормыш мәшәкатьләре  ардыргач, күрше-күлән кичен  ял итеп утырыр өчен бер капка  төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Бүген кем нәрсә пешергән, капка  төбенә алып чыгып авыз иттерергә дә телидер. Авылга  кемнәргәдер кунакка кайтучылар  бар, кичәгенәк кичке уеннан соң кем  кемне озаткан, кайсы кызны  әнисе эзләп табып, егете  яныннан яңаклап алып кайткан, кем кемгә  өйләнергә җыена икән, кем читкә китәргә паспорт  алган һәм ул кая китә?.. Шундыерак  темаларга  гәпләшә  торганнар иде.  Ахыр килеп, колхоз бригадирын да “сүтә”  башлыйлар. Кичә  чит хатында  кунып чыкканын  кемдер  күргән, ул кемнедер  ашлык урлаганда  тоткан... Ә кайчан соң икмәк өләшерләр?.. И-и-и!  Күп инде ул  хатыннарга сөйләшер өчен  темалар. Сүз иярә сүз чыгып, мәзәккә  охшаш  булган хәлләрне  дә сөйләп алучылар табыла. Чараны  оештырганда  шулардан чыгып  сценарий планы төзергә була. Әйтик, җыелышып утырган  хатын-кызлар янынан  кичке  уенга баручы  егетләр гармун уйнап узалар. Алар арасында  читтән яисә армиядән  кайткан егет тә була, ул апалар белән күрешмичә  уза  алмый. Гармун тавышына   күңеле кузгалган  хатын-кызлар яулык почмагына күзләрен сөртә,  ир-атлар  гармунга кушылып җырлый ук башлый, кемдер түзми, биеп тә китә.  Кыюсызлары  карап кына  да  хозурлана... 

Хәзер  “Түгәрәк  уен” фестивале ел да оештырыла башлады. Анда чыгыш ясау  өчен  борынгы йолаларны табып кына бетер!  Халкыбызның бу байлыгы бетмәс-төкәнмәс  һәм  кызыклы  икән бит. Без үскәндә аларны яшәү рәвеше буларак кабул иткәнбез. Йолаларның күбесе еллар ташкынында югалып беткән, формасын үзгәрткән яисә чорына карап  кулланыштан төшеп калган. Фестивальнең  максаты да  менә шуларны  эзләп табып, әкренләп хәзерге  яшьләрнең  аңына  сеңдерү, тормышка кертеп  җибәрү булып тоела миңа. Мин район үзәгендә яшим. Йомышлар белән чыкканда, өемә кайтып җиткәнче арыйм да утырып ял итү өчен капка  төпләреннән утыргыч  күзлим. Андый бәхет тәтесә, хуҗаларга рәхмәтләр укый-укый,  рәхәтләнеп ял итәм. Савабы булсын үзләренә! Авылыбыздагы  иске  өйгә яңа койма тоттырдым әле. Өр-яңа эскәмия дә кайтарып куячакмын, Аллаһ боерса!  Кайткан чакта, сау булсам, гармунымны  алырмын да, капка төбенә чыгып утырырмын. Гармун тавышына кем дә булса  килми калмас әле...

Рәйсә Имамиева

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев