Картлык түгел шатлык
Халкым арасында «картлык шатлык түгел» дигән сүз йөри. Кем ничек уйлый – аның эше.
Ә минем фикерем – Раббым Аллаһ биргән гомереңне, ягъни картлыгыңны саулыкта, тигезлектә яшәп, балаларыңның бәрәкәтле, җиткелекле тормышларын күреп, оныкларыбызның сау-сәламәт, игелекле, бәхетле булып үскәнен күрү шатлык түгелмени?! Укуларындагы уңышларына сөенү, эш башкарсалар, эшләренең уңышлы булуына куану – без картлар эше. Булдыклы бер оныгым футболга кереп китте. Уңышлы уйнаганы өчен алган медальләре генә дә 21 данә. Кубок-грамоталары үзе бер аерым урынны бизәп тора. Бу безнең – карт кешеләрнең шатлыгы түгелме?! Яшисең килеп китә. Әле бит аңа 15 кенә яшь.
Әледән-әле оныгымның баласының кыланмышларын күреп сөенү, аларның барысын да белеп туулары без бабайларга тиз генә барып та җитми әле. Алар каршында безнең надан булып калуыбыз шатлык түгелме? Әлбәттә, куаныч, шатлык. Йорт-җир, бакча тирәсендә балаларны өйрәткән булып, эш кырган кеше кебек йөрүләрең, аларның эшләгән эшләренә рәхмәт әйтә алуың нинди зур шатлык.
Мәчеттә җомга намазының беренче сөннәтен укыганнан соң Рашат Солтанов янына эскәмиягә килеп утырдым да: «Аякларның пружинасы әллә кая киткән. Иелү-чүгәләү-торулар авырайды», – дим. «Яшеңне бел!» – ди. Чулпыч авылында без – 1941 елгы биш егет бергә үстек. Арабыздан дүртесе юк инде. Намаздан соң аларны да догадан калдырмыйм. Кылган догаларым рухларына барып ирешсә иде. Һәрбарчабызга да сәламәт, имин картлык насыйп ит, Раббым.
Мәгъдәнур Гатауллин.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев