Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хезмәтенең ялы, бәйрәме юк...

Бүгенге язмам авылдашларына гомер буе медицина хезмәте күрсәткән шәфкать иясе Рушания Арикиева турында. Ул 1986 елдан бирле сәламәтлек сагында.

4 авылга хезмәт күрсәтә, участогында барлыгы 522 кеше теркәлгән. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, авырулары янына ашыга Рушаниябез. Бу хезмәттә ялы, бәйрәме юк. Һава торышының да көйсезләнгән чаклары күп була, кары, яңгыры, бураны дигәндәй. Төрле авырулар белән мөрәҗәгать итәләр үзенә, кан басымы үзгәрсә, йөрәк көйсезләнсә... Соңгы вакытта боларга ковид дигән зәхмәте дә өстәлде. Рушания йомшак куллары белән генә түгел, ягымлы карашы, төпле киңәшләре белән дә дәвалый белә 
Рушания үзе Урта Нырты авылында дөньяга килгән. 8 классны тәмамлагач, Алабуга медицина училищесына  укырга кергән. Әти-әниләре гади кешеләр иде, гомер буе совхозда эшләп, пенсиягә чыктылар, яшьли вафат булдылар. Гаиләдә 2 кыз үстеләр. Апасы Ризәлә хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Рушания үзенең төп йортында тормыш иптәше Эльмир белән гомер итәләр. Икесе дә дин кануннарын үтәп яшиләр. Эльмир авылыбызда имам булып сайланды, хәзер авылда  мәчет салу хыялы белән йөри. Насыйп булсын!  Олы уллары үз гаиләсе белән  Казанда яши, икенче  уллары да әнисе һөнәрен сайлаган – бүгенге көндә Казанда медицина көллиятендә белем ала. Рушания  югары категорияле фельдшер, һөнәри белемен күтәрү өстендә даими эшли. Эшеннән бушаган арада авылның мәдәни тормышында да  актив катнаша. 2020 елда авыл фельдшерларына эш өчен машиналар бирделәр. Рушания дә җиңел машиналы булгач, эше күпкә җиңеләйде. Инде исән сау йөрергә, алга таба да игелекле хезмәт итәргә язсын үзенә. Сәламәтлек кадерле барыбызга да. Рушанияниягә авыр һәм тынгысыз хезмәтендә уңышлар, тыныч, хәвефсез төннәр һәм гаилә бәхете телим. 

Венера Хуҗина.
Урта Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев