Клуб утлары ерактан балкый
Кырбашта узган Питрау бәйрәмендә катнаштык
Ерак Газизулла бабабыз (урыны җәннәттә булсын) нигез салып, тормыш башлаган төбәкләргә – Кырбаш, Мичәнбаш авыллары белән иңгә-иң корылган, халык телендә ”Шәмәрдән-2” дип йөртелгән оҗмах почмагында дәүләтебез салып биргән йорт-җиргә ия булдык. Биредә елдан артык яшәү дәверендә нигъмәт-рәхәтнең чынбарлыгына Аллаһның һәр бирмеш көнендә инануыбыз арта гына бара. Җиләс җиле, саф һавасы, яшеллеге, чиксез матурлыгы, җәен – җиләге-гөмбәсе, кышын актан ак кары, дарулы үлән-чәчәкләре тәнне генә түгел, җанны-күңелне дә чистарту-дәвалауга ия. Җәебезнең чиксез матур көннәре. Ишегалдыбыз тулы каен, җир җиләге, дәвалы ромашкасы, ак, кызыл, алсу клевер чәчәге... Кичкә таба йортыбызның баскыч төбенән күренеп торган Кырбаш авылы клубы төрле төстәге, ялт-йорт килүче, сөендергеч утларын яндырып, анда катнашучыларга гына түгел, читтән карап-тыңлап торучыларга да чын мәгънәсендә күңелле ял бирә торган чираттагы мәдәни чарасын башлады. Дәртле музыка аһәңнәрен ишетүгә, сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган ир һәм кыз балаларыбыз да ишегалдына йөгереп чыктылар. Теләкләре ачык – бәйрәмгә барасылары килә. Бәхеткә, әтиләре эштән иртәрәк кайтты (шимбә көн иде). Тиз генә җыенып, “Шәмәрдән-2”нең без яшәгән Яр буе урамыннан елганың икенче ягында урнашкан Кырбашка юнәлдек. Авыл халкы, кунаклар, Питрау бәйрәмен оештыручылар безне бик җылы каршылады. Балаларыбыз да яхшы мөгамәләне кабул итеп, үзләрен шат, иркен тоттылар. Биеделәр, уеннарда катнаштылар. Оештыручылар беркемне дә читтә калдырмадылар: хисле, йомшак тавыш-интонация, күңел көрлеге, җан җылысы белән һәркемнең яшенә, мөмкинлегенә туры килерлек маҗаралы уеннарга җәлеп иттеләр. Бүләк-санакны да мул өләштеләр.
Шушы борынгы, традицион йола гореф-гадәтебезгә нигезләнгән чарада элек-электән ныгып, киләчәк тирә-күрше авыллар белән дуслыкта яңа чагылыш тапты. Ничек итеп, дисезме? Бу сорауга искиткеч матур, зәвыклы керәшен киемнәрендәге авыл клубы хезмәткәрләре чын халыкчан җырлары белән, биюләре, җор уеннары белән иҗади итеп җавап бирде. Монда мәдәният учагы җитәкчесе Надежда Черненконың оештыру сәләте, тәҗрибәсе, кешеләрне чарага җәлеп итә алуы да ачык күренде.
Әйе, халкыбыз булсынга эшли дә, көч кертерлек итеп ял да итә белә. Алдагы көннәргә дә зур ышаныч белән карыйбыз. Яшь буынга да яшәешнең матур, файдалы рәвешләрен тормыш итү калыбы итеп киләчәккә тапшырып барырга Аллаһ насыйп итсен иде. Әлбәттә, үзебез дә тырышыйк, җәмәгать. Халык та тикмәгә генә, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дими бит.
Рахмановлар гаиләсе.
Шәмәрдән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев