Кода булсаң, эш көйле
Бер көнне, Фәисхан абыйны ахирәткә киткән, диделәр. Башта ышанмадым, чөнки андый кешеләрнең бакыйлыкка ашыга торган гамәлләре юк...
Алар тормышын ярата, үз тирәсендә дуслары күп, үз вакытында хезмәтен намус белән башкарган, күңелләре тыныч.
Бер генә мисал. 1963 елның көз-кыш айлары. Без, торф түгүче отряд механизаторлары, Олы Мишә авылында фатирда торып, кырлар ашлыйбыз. Үзтөягечтә – Фәисхан абый, бульдозерда Орымширмә егете Таһир. Алар, безне генә түгел, авыл яшьләрен дә кузгатып, кичен клубта уеннар оештыралар иде. Әлбәттә, гармунда Фәисхан абый сыздыра.
Аннары ул ял бик сирәк эләгә торган юл төзү оешмасына күчте. Ару-талу белмичә, үзебезнең район өчен дия-дия, авыллар арасында дамба күтәрде. Мактау грамоталары алды, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
Шифаханәләргә дә еш йөрде Фәисхан Фәйзерахманов. Җай чыгып, моның сәбәбе белән дә кызыксынган идем. “Беләсеңме, Мәгъдәнур, ял йортына баргач, директоры ниндирәк кеше дип сорыйм. Әнә үзе килә, диләр. Мин аның белән исәнләшәм дә, ни хәл, кода, дип хәлен белешкән булам. Бу да башын кагып, китеп барды. Бераздан борылып килде дә, бүлмәсенә алып керде. Без кайсы яктан кода соң ди. Аңлашып сөйләштек, дуслаштык. Аерылышканда, буш урыннар була ул, хәбәрләшербез, килерсең дип әйткәне әле колакта яңгырый”, – дип җаваплады ул. “Кода” дип йомшак итеп әйтә алуы кешене ипле юлга кертә дә инде.
Китапханә каршында эшләүче “Өлкәннәр” клубының иң өлкән ветераны иде Фәисхан абый. Атна саен очрашабыз. “Саба таңнары”нда Камил Галимҗанов турында матур-матур язмаларың чыкты. Мине дә бер искә ал әле”,– дигән иде. Аңа: “Фәисхан ага, Аллаһы тәгалә рөхсәт итсә, бүген үк язам. Фәрман булмаса, үпкәләмә”,– дип җавап бирдем. Менә бит, илһам килде. Бераз соңардым бугай. Ләкин Ходай барысын да күреп тора. Газетада чыккан язмамны сиңа ирештерер, иншаллаһ.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев