Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Командировка”

Азрак саф һава сулап, бераз булса да аяк­ларны язып керим, дип урамга чыксам, таныш-белешләрем очрый да, кайберләре: “Гәҗит бит­ләрендә язмаларың күренми”, – дип сорау би­рәләр.

 Күп  вакыт көлемсерәп кенә “Ко­манди­ровкада идем” дип җавап кайтарам. Кая барды икән бу, Муса абый, диеп, эчтән генә уйлап китеп баралар.  Әйе, уйлап карасаң, бу “командировка” дигәнең без­нең гаилә өчен мәңгелеккә сәфәр белән тә­мамлана язды бит әле.

Тормыш иптәшем белән матур, тыныч кына гомер көзләребезне үткәреп ятканда, алай буласын башыбызга да китерә алмадык.  2021 елның соңгы айлары иде. Шимбә төнендә тормыш иптәшем  эч тирәсе бик яман авыртуын белдерде. Үтеп китәр дип табиб чакырмаска булдык. Әмма  чир узмады. Икенче көндә дә авырту көчәя баргач, “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгать иттек. Уколларның  фай­дасы ти­мәгәч, алар ярдәме бе­лән хастаханәгә юл ал­дык. Табиблар анализ күрсәткечләренә тая­нып тикшерү үткәрделәр. Аннары  терелү өчен кирәк булган даруларны күрсәтеп, кул­га  рецептлар тоттырып, өйгә кайтарып җи­бәрделәр.

Ләкин... Ике көннән тормыш ип­тәшемнең температурасы югары   кү­тәрелгәч,  аңа ко­видтан  тикшерү үткәрелде. Шул чир икән­леге ачык­­ланып, тагын бер пачка даруларга рецептлар тоттырып, өйдә дә­ва­ла­нырга  куш­тылар.  Ләкин авыру һа­ман да көчәя бар­ды. Аның өстенә үзем­нең дә температура кү­тәрелде һәм ковидның беренче билгеләрен сиз­дем. Шулай итеп, XXI гасырның иң яман чире  безне дә үзенең колы ясый башлады. 

Хастаханәнең  медицина фильтрына дүртенче төшүебездә Нәкиям аңып җуеп егылды. Ярый әле, ак халатлы медицина хезмәткәрләре яныбызда иде. Аларның тиз арада ярдәм күрсәтүләре генә аны сак­лап калды һәм шул исәптән мине дә (сулау өчен һава җитми иде) инфекция бүлегенә дәваланырга салдылар. Бу афәт белән йогышланган кешеләр минем бу чордагы халәтемне аңлый торганнардыр:  әбием, әти-әнием һәм үзем гомер кичергән йорттан чыгып киткәндә күзләремдә яшь иде. Кыскасы, туган нигезем белән хушлаштым.

Терелүебез өчен күп көчен куйган шәфкать туташы Алсуның җылы сүзләре, бу чирне  ихтыяр көче белән генә җиңеп булуын аңлатуы бездә күпмедер өмет чаткылары уятты. Инфекция бүлеге мөдире Илгизәр Моталлап улының һәм шушы бүлектә эшләүче табиблар, шәфкать туташларының  тырышлыгы үзенең нәтиҗәсен күрсәтеп, без савыгу юлына аяк бастык. Төнге 2, 3, 4 диеп тә тормыйча, барлык процедураларны үткәреп, үзләренең файдалы киңәшләрен бирәләр иде. Менә шулай 17 көн “командировкада” булганнан соң, без бу якты дөньяга бөтенләй икенче караш белән, тормышка  кайттык. Әйе, кайчак чит-ят кешеләрдән табиблар турында тискәре фикерләр  ишетергә туры килгәли. Ләкин авы­рый башлагач шушы табиблар янына төшәчәкләрен онытып куя торганнардыр алар. Ә минем уем, карашым буенча,  шушы матур тормышка алар гына кайтара ала бит.

Алар үз сәламәтлекләрен куркыныч  астына куеп, кешене терелтү өчен тырыша. Бу авыр да, мактаулы да эшләрендә барысына да уңышлар телибез. 

 Муса Абдуллин.

 Байлар Сабасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев