Күрсәтте үгез күрмәгәнне
Берара шундый чор булып алды: халык сугымга мал алу өчен Чуаш якларына, рус-керәшен авылларына йөрде. 1983 елның октябрь башлары иде. Без дә ял базарын туры китереп, Чуаш иленә юл тоттык. Төн кунарга туры килде. Кайтканда яңгырга эләктек.
Урамыбыз белән яңа йортларга күчкән вакыт иде. Беркем дә капка-койма ясарга өлгермәгән. Урам да ут та юк. Сазда бата-чума бозау җитәкләп өйгә якынлашып киләм. Шулчак Равил Заһидуллинның эте һау-һаулап өреп бозауны куркытты да, нык өреккән мал мине сазга егып, урам буйлап чабып китте. Сазда йөзсәм дә, нәзек кенә бауны кулдан ычкындырмадым. Үзем юл читендәге баганага барып сыланмас өчен, бер кул белән күзне каплаган ләмне сыдырып төшерәм. Бозау, көче бетеп, туктап калды. Инде сарай ишегеннән алып керәм дигәндә генә, кабат алдырып китмәсенме! Бу юлы инде мин бозауның сыртында барам. Бетүем шушы икән дим. Әмма әҗәлем җитмәгән булгандыр – дуамал мал кабат тынычланды. Исән-сау гына сарайга алып кереп урнаштырдым моны. Инде өйгә керергә кирәк. Халык “бутый” дип йөрткән резина итекне салып кына булмый бит. Ләм белән тулган. Кунычын кисәр идең – кызганыч. Ничек кирәк алай салып, трусиктан гына калдым. Ярый, чоланда су булган. Шуның белән юындым да өйгә керергә әзерләнәм. Башка, болай өйдәләрне куркытам бит, дигән уй да төште. Күз алдына китерегез, малга дип чыгып киткән тап-таза ир төн уртасында трусиктан гына өйгә кайтып керсен әле. Чыннан да, хатынга шок булды. Әле дә ярый, инфаркт алмады инде. Аның каравы, бозауның ите бик тәмле булды. Мәрмәр ит диләрме әле...
Әлеге вакыйганы тиктомалдан гына искә алуым түгел. Бу хәлне урамдашларга сөйләгән идем, бакча башы күршем Данил Хаҗинуров та бозау маҗарасы күргән булып чыкты. Аны яман дулаган дәү үгез бурага дип өеп куелган бүрәнәләр аша, дыңгыр-дыңгыр китереп, өстерәп алып киткән. “Тәнем әле дә авыртып тора кебек”,– дип сөйләгән иде күршем. Ни кызганыч, кешелекле, ярдәмчел Данил энекәш безнең арада юк инде. Мәрхәмәтсез үлем яшьли бакыйлыкка алып китте аны. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев