Кыйммәтле уенчылар
Мин телевизордан спорт тапшыруларын яратып карыйм. Бигрәк тә биатлонны, хоккейны калдырмаска тырышам.
Үзебезнең спортчылар уңышка ирешсә, сөенәм, ләкин командаларда чит илдән сатып алынганнар спортчылар булса, аларны кабул итә алмыйм. Беркөнне "Ирек мәйданы"нда француз футболчысы Янн Мвиланың 4,5 елга килешү белән "Рубин"га күчүе турында язганнар. Еллык хезмәт хакы 120 миллион сум икән. Аена 10 миллион сум дигән сүз. Бу кадәр акчага сыер савучы гомере буе эшләсә дә тиенә алмый. Туп артыннан йөгереп йөрүчегә түлиләр. Ике ел элек 20 миллион еврога сатып алынган Карлос Эдуардо исә "Фламинго"га күчә икән. "Рубин"га килгәннән бирле гел больничныйда булган тагын үзе. Шундый "кыйммәтле" уенчылар тупланган команданың җанатары булудан күпләр ерак тора. Минемчә, командалар чит илдән сатып алынган спортчылардан тупланырга тиеш түгел. Минем бу шәхси фикерем, әмма моның белән күпләр килешәдер дип уйлыйм. Миллионнарны чит спортчыларга таратканчы, гади хезмәт кешесенең пенсиясен күбрәк арттырсалар, хөкүмәткә бик күпләр рәхмәтле булыр иде. Аена 4-5 мең пенсиядән ут, су, газга түләгәч, ашарга-киенергә күпме кала соң? Икмәк бәяләре артмаячагы турында күп сөйләделәр, әмма төп ризыгыбыз кыйммәтләнде дә куйды. Башкасын әйткән дә юк. Гади халык очын-очка ялгаганда, намуссыз түрәләр миллиардларны үзләштерә.
Хәлил Мортазин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев