Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр...

Укучыларыбыз тормыштагы кызыклы хәлләр белән уртаклаша

Шәп   күзлек
Хатынга   күзлек  алыр­га бардык. Киертеп карап, тик­шереп,  кирәген  сайлап бир­деләр. “Кая, үземә дә берәр күзлек булмасмы?” – мин дә  урындыкка ба­рып утырдым.  “Кайсысы  ях­шырак?” – дип  күзлек  кыса­сына төрле пыялалар куеп тикшерәләр. Бер төрлесе әйбәт кебек тоелды да,  менә  монысы шәп икән, дидем. Барысы да  көлешә башлады. Нигә  көлешәләр дисәм,  күзлеккә пыяласыз кыса киерткәннәр икән. “Молодец, бабай.  Күзлек кирәк түгел әле сиңа”, – дип озатып  калдылар.   
Мәгъдәнур Гатауллин. 

Куян таеп  егылгач
Күптән түгел Казанның бер гимназиясенә татар әдә­бия­тыннан  ачык дәрес­кә  чакырганнар  иде. Пен­­сия  яшендәге ха­ным,  кил­гән  кунак­лар  алдында дә­рәҗәсен  сак­лап  кына,  та­тар мәзәкләренә  ми­сал­лар  ки­терә.  Борын-борын заманда халык  үз­ ара­ларындагы тинтәкләрдән хайваннар образлары  аша бик  урынлы  көлгән, ди.  Мисалга шундый бер мәзәк: беркөн зоопаркта куян таеп  егылган.  Моны күргән барча хайваннар  иһаһайлап  көл­гәннәр.  Өч  көннән  соң  жираф  көлә башлаган.  Сә­бәбен  сорагач: өченчекөн  куян таеп  егылган бит,  дигән. 
Балалар  җиңелчә елмаеп, тынычлангач, укыту­чы ханым дәресенең  бу өлешеннән  канәгать  ка­лып, дәртләнеп  сөйли генә  башлаган  иде – уку бүлмәсендә мәктәп директорының бакыр  кың­гы­раудай көлүе  яңгырады. Балалар да, килгән ку­­нак­лар да кызыксыну  катыш гаҗәпләнү белән ди­­­ректорга  текәлеп,   сүзсез  калдылар. Директор үз дәресенең зур кимчелегеннән көлә дип  уйлаган  укытучы ханым гына; “Фәлән Фәләновна, ни бул­ды?” – дип сораганын   сизми дә  калды.  Җавап озак көттермәде.  “Өченчекөн  зоопаркта  куян таеп  егыл­­­ган”, – дип директор рәхәтләнеп көлүен дәвам итте.
Фәрит Галиев,
Сатыш.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев